Чирмешәндәге ярминкәдә үткен пычакка заказ алдылар
Чирмешәндә узган атна якшәмбесендә оештырылган ярминкәдә килосын 39-69 сумга Самара алмалары да саттылар.
Ат, сыер, дуңгыз ите, колбаса, эремчек, май, балык, бал, җимешләр, он, шикәр комы, кием-салым, башка ризыклар, кирәк ярак та күп иде.
Азнакайдан, Шенталадан, Лашманнан сыер сөтенең 1,5 литрлысын уртача 160 сумнан алдылар. Похвистнево районының атаклы Гали авылыннан...