Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә суган орлыгының бәясе төште

Бу көннәрдә халык бакчаларда мәш килә. Яшелчәләр белән бергә, җиләк-җимеш үсентеләре дә утырталар. Ә аларны соңгы ярминкәдә дә әллә ничә урында, төрле сортларын саттылар. Киләсе елда ук уңыш бирәчәк бер төп алмагач өчен уртача - 350, крыжовникка 250 сум сорадылар. Алучылар булды үзе. Карлыган, слива, груша үсентеләре дә бар иде....

Бу көннәрдә халык бакчаларда мәш килә. Яшелчәләр белән бергә, җиләк-җимеш үсентеләре дә утырталар. Ә аларны соңгы ярминкәдә дә әллә ничә урында, төрле сортларын саттылар.

Киләсе елда ук уңыш бирәчәк бер төп алмагач өчен уртача - 350, крыжовникка 250 сум сорадылар. Алучылар булды үзе. Карлыган, слива, груша үсентеләре дә бар иде.
"Кәрвансарай" янындагы мәйданда килосын 30 сумга удмурт бәрәңгесен дә саттылар. Ашарга да, орлыкка да ярый торганы. Аны төяп килгән "Газель"не сәгатьләр эчендә "бушаттылар". Бәрәңгенең 25 сумлыгы да тиз "урнашты".
Орлык суганының килосын башта 150 сумга бәяләсәләр, сатучы күп булганга, ул хак 100гә үк төште бугай.
Күпчелек кыяр чәчмәгән әле. Шуңа күрә иртәрәк эш йөртүчеләр бу яшелчәнең килограммын 100-110, ә помидорны 150 тәңкәгә сатты. Алма, груша, балык, бал, пирог ише ризыкларга да акчаны кызганмый халык. Әнә берәү ювелир эшләнмәләр - бизәнү әйберләре алып килгән. Ара-тирә аның товарларын да ошаталар, тотып булса да карыйлар.
Бүгенге ярминкәдә 2-3 айлык кызыл чебешләр - 250, бозаулар: кечерәкләр -21-23, еллыклары 36-38 меңгә бәяләнде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкәләр Чирмешән суганы суган орлыгы