Бәркәтәдә сарыкларны көрәйтә беләләр
Чирмешәндә узган атнада да ярминкә гөр килде: халык яңа елга әзерләнә - кием-салым, бүләк алалар, азык-төлеккә дә акчаны кызганмыйлар. Бәркәтәдән Хәлимә апа Әхмәтҗанова улы Фәгыйль беләнсарык ите алып килгәннәр. -Печән, арпа ашатып симерттек, 36 кило ите чыкты, майлы булды, - ди Хәлимә апа. -Элек-электән ел саен диярлек корбанга да сарык...
Чирмешәндә узган атнада да ярминкә гөр килде: халык яңа елга әзерләнә - кием-салым, бүләк алалар, азык-төлеккә дә акчаны кызганмыйлар.
Бәркәтәдән Хәлимә апа Әхмәтҗанова улы Фәгыйль беләнсарык ите алып килгәннәр.
-Печән, арпа ашатып симерттек, 36 кило ите чыкты, майлы булды, - ди Хәлимә апа. -Элек-электән ел саен диярлек корбанга да сарык чалабыз, үзебезнекен. Ана сарыкларыбыз бик үрчемле - күбесе икешәр бәрән китерәләр.
Чирмешәннән Нәширвановлар тай ите саттылар. Андый ит гел булмый, пилмәнгә яхшы дип, аларның бу ризыгын бүген байтак кеше алды.
Ярминкәдә балык та күп иде, килосына 80-700 сум сорадылар. Ниндие кирәк, сайлап ал.
Бер-берсен 5 меңгә сарыклар да тәкъдим иттеләр. Катнаш азык, он, бал, җылы киемнәр, җиләк-җимеш, каз түшкәләре, сөт һәм ит эшләнмәләре дә алып килгәннәр. Билгеле, Яңа ел җитә бит, чыршылар да саттылар.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев