Абиевлар быел үз хуҗалыкларында 180 баш каз үстергәннәр. Алар алып килгән "озынмуенлыларның" түшкәләрен халык соңгы ярминкәдә чират торып алды дисәң дә була.
-Кечерәкләрен 1000 сумнан, симезрәк дигәннәрен 1300дән сатабыз. Бетте инде, соңгы түшкәләре - өйдә үзебезгә генә калды. Май аенда бәпкә килеш алган идек, бәрәңге, фураж ашатып үстердек, - диде...
Абиевлар быел үз хуҗалыкларында 180 баш каз үстергәннәр. Алар алып килгән "озынмуенлыларның" түшкәләрен халык соңгы ярминкәдә чират торып алды дисәң дә була.
-Кечерәкләрен 1000 сумнан, симезрәк дигәннәрен 1300дән сатабыз. Бетте инде, соңгы түшкәләре - өйдә үзебезгә генә калды. Май аенда бәпкә килеш алган идек, бәрәңге, фураж ашатып үстердек, - диде Рузалия Абиева.
Бәркәтә казларының 200 сумнан сатылган эч-башлары да озак ятмады. Яңа ел табынына анысы да шәп ризык. Бәлешен дә салсаң...
-Ижевскида яшәүче апабызның январь уртасында улы өйләнә. Анда аш белән барабыз, кода-кодагыйлар ягын каз ите белән сыйламакчыбыз. Шуның өчен казның иң симезен сатып алдык,- ди Чирмешәннән ярминкә кунагы Дания Харисова.
Нет комментариев