Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Бал алабыз, бозау кирәкми...

Үткән атна ярминкәсендә, аннан элеккегесендәге кебек, сатучылар да, алучылар да күп түгел иде. Эш вакыты булгангамы, әллә "Кәрвансарай" янәшәсендәге мәйданда азык-төлек сату кимегәнгәме, монда буш урыннар шактый. Бүген берәү 10 килолы - бер чиләк карлыганны - 800, ә икенче бакчачы 5 килолы чияне 300 сумга сатты. Балның 3 литрдагысын 1200...

Үткән атна ярминкәсендә, аннан элеккегесендәге кебек, сатучылар да, алучылар да күп түгел иде.

Эш вакыты булгангамы, әллә "Кәрвансарай" янәшәсендәге мәйданда азык-төлек сату кимегәнгәме, монда буш урыннар шактый.
Бүген берәү 10 килолы - бер чиләк карлыганны - 800, ә икенче бакчачы 5 килолы чияне 300 сумга сатты. Балның 3 литрдагысын 1200 сумга бәялиләр. Быел бал уңган да.
Ярминкәдә урын-җир әйберләре, өс, аяк, баш киемнәре, көнкүреш кирәк-яраклары, он эшләнмәләре дә саттылар.
Чумачкадан 5-6 бозау алып килгән абзый аларның берсен генә урнаштырды, тере малга кызыгучы юк. Әлеге хәл, мөгаен, быел фураж кытлыгына да бәйледер, ит сату да кыен хәзер. Ит дигәннән, аны ярминкәдә, санитар нормаларга бәйле рәвештә, теләсә ничек сату тыела. Бу ризыкны сату өчен "Кәрвансарай" сәүдә үзәге бинасында аерым урын билгеләнгән. Тик анда да тагын суыткычлар урнаштырасы. Ә болай урыны яхшы, сатучыларга, алучыларга да бу яңалыкка күнегәсе бар.
Кадыйр Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ярминкә