Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәтне экологлар тикшерә

Туймәттә көнкүреш калдыкларын түгү урынында тәртип булдырдылар. Чокыр казып, элек җыелган чүп-чарны күмеп җир белән тигезләгәннәр, җилдә чүп очып таралмасын өчен, аның тирәсен тотып та алганнар. Бу эшкә 2014 ел өчен җыелган үзсалым акчасы кулланылган. -Хәзер чүп түгү урынында тәртип. Авыл халкы көнкүреш калдыкларын да тәртип белән, бер җиргә генә...

Туймәттә көнкүреш калдыкларын түгү урынында тәртип булдырдылар. Чокыр казып, элек җыелган чүп-чарны күмеп җир белән тигезләгәннәр, җилдә чүп очып таралмасын өчен, аның тирәсен тотып та алганнар. Бу эшкә 2014 ел өчен җыелган үзсалым акчасы кулланылган.

-Хәзер чүп түгү урынында тәртип. Авыл халкы көнкүреш калдыкларын да тәртип белән, бер җиргә генә түксен иде, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. - Олауларны төрле җирләргә түксәк монда урын тиз бетәр.
Тик чүп-чарны гел җыярга кирәк, чисталык һәм тәртип булган йортлар һәркемдә соклану хисе уята. Туймәттә дә чисталык яратучы йорт хуҗалары күп. Әйтик, Фәргать Фәссахов, Атлас Кәримовларның капка төпләрендә, йорт тирәләрендә гел чисталык һәм тәртип, бер артык әйбер юк, өй каршыларында чәчәкләр үсә.
-Шул ук вакытта әйтеп-әйтеп тә тыңламаган гаиләләр бар. Күршеләреннән дә үрнәк алмыйлар. Янәшәдә үк олы яшьтәге, мөмкинлеге чикле кешеләр дә йорт тирәләрен тәртиптә тота ләбаса, аларга әйтергә дә кирәкми, шулай өйрәнгәннәр, - ди Айдар Бәхтияр улы. - Хуҗасыз йортлар каршында үсүче чүп үләннәр урамны да, янәшә йортларны да бизәми.
Якын көннәрдә Туймәттәге санитар чисталыкны экологлар да тикшерергә тиеш.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология Туймәт авылы.