Шəфигуллин Əхмəдулла Шəфигулла улы (23.04.1905 - 14.08.1971) сигез яшендə авылдагы мəктəпкə укырга керə, тик гаилəлəрендəге җитешмəүчəнлек аркасында, өч елдан укуын ташлап, бер хəлле кешенең мастерскоена слесарь булып урнаша, шунда 1919 елга кадəр эшли. 1921 елгы ачлыкта əтисе Шəфигулла абый белəн əнисе Маһиəфтəф астай үлгəч, үсмер апасы Минкамал белəн генə кала....
Шəфигуллин Əхмəдулла Шəфигулла улы (23.04.1905 - 14.08.1971) сигез яшендə авылдагы мəктəпкə укырга керə, тик гаилəлəрендəге җитешмəүчəнлек аркасында, өч елдан укуын ташлап, бер хəлле кешенең мастерскоена слесарь булып урнаша, шунда 1919 елга кадəр эшли. 1921 елгы ачлыкта əтисе Шəфигулла абый белəн əнисе Маһиəфтəф астай үлгəч, үсмер апасы Минкамал белəн генə кала.
1922 елда язмышы аны Себердəге Минусинск дигəн шəһəргə илтеп ташлый, шул яктагы комсомол оешмасы булышлыгы белəн телеграфка эшкə урнаштыра. Əхмəдулла шунда башта өйрəнчек, аннары монтер булып 1928 елга кадəр эшли. Аннары комсомол юлламасы белəн Томскидагы рабфакка укырга керə. Ул елларда яшьлəр дөньяны үзгəртеп корабыз дип искелеккə каршы көрəшəлəр, югары, бөек идеялəр белəн яшилəр. Алар арасына килеп кушылган Туймəт егете Əхмəдулла Шəфигулла улы да Александр Гавриловичка əйлəнеп китүен сизми дə кала.
Клин шəһəрендəге рабфакка күчеп, аны 1931 елда тəмамлагач, ул комсомол үзəк комитеты юлламасы белəн Мəскəү университетының физика факультетында укый башлый. 5 нче курста вакытта ил башкаласындагы Ленин орденлы электр лампалары заводы лабораториясенə тикшеренүче инженер итеп эшкə чакырыла. Университетны тəмамлавы турында диплом алгач, СССР Электропромышленносте халык комиссарлары советы соравы буенча шунда эшкə калдырыла.
1938 елда ул инде Югары аттестация комиссиясе секретариатында инспектор, 1940 елның башында ВКВШның җитəкче кадрлар бүлегенə күчерелə, кандидатлык диссертациясе яклый. Бөек Ватан сугышы башлангач, Мəскəүдəге Коминтерн районы эшчелəре батальонына язылып, дошманга каршы баса. Лəкин 1942 елда илдə дошманны җиңү өчен фəн казанышларын кулланырга булган омтылыш белəн бəйле рəвештə Шəфигуллинны сугыштан кайтарып, ВКВШның яшь белгечлəрне бүлү секторы башлыгы итеп билгелилəр, шуннан ул 1942 елның август аенда СССР Халык Комиссарлары Советының Югары мəктəплəр буенча комитеты тарафыннан университет ачарга əзерлек эшлəрен башлау өчен Монголиягə җибəрелə. Бу эшне башкарып чыкканнан соң аның үзен шунда декан, физика кафедрасы мөдире итеп калдыралар. Тугандаш илдə 1944 елга кадəр эшлəп, командировкасын төгəллəгəч, Шəфигуллин яңадан да илгə əйлəнеп кайта һəм фəнни эшчəнлеген Мəскəү университетының физика факультетындагы магнитлылык кафедрасы доценты буларак дəвам итə. Студентларны укыта, бер үк вакытта фəнни эшчəнлек белəн дə шөгыльлəнə һəм 1948 елда физика-математика фəннəре докторы дигəн гыйльми дəрəҗə алу өчен диссертация яклый. Күп тə узмый, Югары аттестация комиссиясе карары белəн аңа эксперименталь физика кафедрасы буенча профессор дəрəҗəсе бирелə.
1948 елда Александр Гаврилович СССР Югары белем министрлыгының университетлар буенча баш идарəсе башлыгының урынбасары итеп билгелəнə. Аның тормышының шуннан соңгы алты-җиде елы яңадан да туган яклары белəн бəйлəнə. 1949 елның сентябрь аенда Александр Гаврилович-Əхмəдулла Шəфигулла улы Шəфигуллин В. И. Ульянов-Ленин исемендəге Казан дəүлəт университетына уку-укыту эшлəре буенча проректор булып кайта. Биредə ул физика-математика факультетында физика кафедрасы оештыра һəм аның белəн җитəкчелек итə, факультеттагы фəнни советта диссертациялəр яклауны җайга сала. Университетта эшлəгəн елларында аның җитəкчелегендə биш кандидатлык диссертациясе яклана, заманча приборлар белəн җиһазланган лаборатория сафка баса. Казанда эшлəгəн чорында аны җəмəгать эшлəрендə дə сынап карыйлар: ул Тынычлыкны яклау комитетының Казан шəһəре бүлеге рəисе, РСФСР Верховный Советына сайлаулар буенча үзəк сайлау комиссиясе əгъзасы булып тора. Татарстан Югары Советы президиумы указы белəн аңа 1954 елның 17 ноябрендə «Татарстан АССРның атказанган фəн эшлеклесе» дигəн мактаулы исем бирелə. Бу елларда ул дүрт медаль белəн бүлəклəнə.
Илледəн артык фəнни хезмəт, шул исəптəн ике монография, бик күп фəнни мəкалəлəр язган, аларны фəн дөньясына таратып, бу төгəл фəнне үстерүгə сизелерлек өлеш керткəн якташыбыз 1965 елда Бронетанк гаскəрлəре хəрби академиясендəге физика кафедрасы белəн дə җитəкчелек итеп ала əле. Анда дүрт ел хезмəт куйганнан соң, 1969 елда лаеклы ялга чыга. 1971 елның 14 августында Мəскəүдə вафат була һəм шундагы бик зур шəхеслəр генə җирлəнə торган Новодевичье зиратында күмелə.
Ясәви Шәмсетдинов.
Нет комментариев