Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Туймәттә волейбол мәйданчыгы буш тормый

Безнең авыл яшьләре спортны бик яраталар. Ачык һавада волейболны аеруча үз итәләр. Үткән ел клуб янында волейбол мәйданчыгы ясалган иде. Тик кыштан соң аның комы утырып, тыгызланган. Бирегә яраклы ком кайтарту өчен без Илшат Гозәеровка мөрәҗәгать иттек. Ул безнең гозеребезне кире какмады, волейбол мәйданчыгына ком кайтартты. Бүген инде биредә яшьләр...

Безнең авыл яшьләре спортны бик яраталар. Ачык һавада волейболны аеруча үз итәләр.

Үткән ел клуб янында волейбол мәйданчыгы ясалган иде. Тик кыштан соң аның комы утырып, тыгызланган. Бирегә яраклы ком кайтарту өчен без Илшат Гозәеровка мөрәҗәгать иттек. Ул безнең гозеребезне кире какмады, волейбол мәйданчыгына ком кайтартты. Бүген инде биредә яшьләр рәхәтләнеп волейбол уйный, ярышларга әзерләнә.
Игелекле, ярдәмчел якташыбызга зур рәхмәт җиткерәбез.
Сүз уңаенда: Илшат Гозәеров кыш айларында урам юлларын кардан чистартуда да булышты.
Айдар Кәримов,
Туймәт авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туймәт авылы.