Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Самат Рәҗәпов Балтыйк буеннан орлык алып кайткан

Ул ике тапкыр Мәскәүгә, ВДНХга барган. 44 ел агроном булып эшләгән. Бүген дә тик тормый, үзенә шөгыль таба. Мәчет юлын да онытмый; оныклар тәрбияләшә. Тәрбияле, белемле, фикерле, ипле кеше. Туймәттә алар гаиләсен гел үрнәккә куялар. Шушы көннәрдә 87 яшен тутыручы ветеран әле бүген дә умарта оялары янында мәш килеп йөри...

Ул ике тапкыр Мәскәүгә, ВДНХга барган. 44 ел агроном булып эшләгән. Бүген дә тик тормый, үзенә шөгыль таба. Мәчет юлын да онытмый; оныклар тәрбияләшә. Тәрбияле, белемле, фикерле, ипле кеше. Туймәттә алар гаиләсен гел үрнәккә куялар.

Шушы көннәрдә 87 яшен тутыручы ветеран әле бүген дә умарта оялары янында мәш килеп йөри иде.
-Балны аерттык инде, күп булмаса да, уңыш бар, уртача,- ди Самат Мирзаҗан улы.- Ә яшелчәләргә ел килде. Бәрәңге булырга тиеш. Безнең алмагач, чия, слива куаклары - агачлары быел ял итә.
Июнь аенда яңгырлар яумау, билгеле, агроном кешенең тынычлыгын алган, йокыларын качырган.
Вакытында дым җитмәсә бөртеклеләр кирәгенчә үсә, тула алмый шул, - ди Самат абый.- Бер елны, Әмир ягындагы участокта солыдан, һәр гектардан уртача 58 центнер уңыш җыйдык. Яңгырлы ел иде.
Самат Рәҗәповны күршедәге Кара Чишмәдә дә яхшы беләләр. Техникумда укып белгеч булгач, ул беренче чыныгуны, практик күнекмәләрне шунда ала. Туймәттә эшләгәндә игенчелектә алдынгылар сафында баралар. Алар үстергән яхшы, югары җилемсәле бодайны он тарттыру өчен читтән дә еш сорап килгәннәр.
Сугарулы җирләр булдырулары да исендә ветеранның. Кармалка ягындагы урында җирне сөрәләр, эшкәртәләр, әмма проблема килеп чыга - чәчәргә күпьеллык үләннәр орлыгы юк. Агроном Рәҗәпов Балтыйк буе республикаларына чыгып китә, берничә дистә тонна костер орлыгы алырга килешеп кайта. Ул орлыкны машиналар белән барып алганнар. Соңрак, билгеле, азык культуралары орлыкларын үзләре үрчетергә өйрәнәләр.
1959 нчы ел аеруча истә калган. Самат абый баш агроном булып эшләгәндә, Вахитов колхозы (Туймәт һәм Кара Чишмә бергә) бөртеклеләрнең гектарыннан районда иң югары - уртача 19,5 центнер уңыш җыя. Моның өчен якташыбызны Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары медале белән бүләкләгәннәр.
Ә бүгенге тормышыннан канәгать ветеран. Моннан өч ел элек газиз хатыны Мәдинә апа вафатыннан соң еш моңсуланса да, улы Салават, килене Лилия аңа бөтен шартларын тудырганнар, урыны чиста, ашарга-эчәргә утырганда урыны түрдә. Бу гаиләдә үзара яхшы мөгамәләдә булулары әллә кайдан күренеп тора. Авылда бит бер "шылт" та тиз беленә. Рәҗәповлар турында исә начар сүз ишетмәссең.
Кирпечтән төзелгән зур йортның эчендә дә, тышында да тәртип. Бар да заманча, матур, ипле булсын дип ясалган.
-Балалар барын да үзләре белеп эшли, мин киңәш биреп йөрүче генә,- дип елмая Самат Мирзаҗан улы. -Егерме бер баш умартабыз бар. Балы үзебезгә дә җитә, күчтәнәчкә дә кала.
-Сыер да тотабыз, сөте файдалы дип кәҗәләр дә алдык, бозау да асрыйбыз, - ди киленнәре Лилия.
Самат абый - алты бала әтисе. Барысы да урнашкан, төп нигезгә еш кайталар икән.
-Без өч бала 1931 елда дүрт елга әтисез, әни белән генә калдык. Миңа өч яшь иде. Әтине, аның энесе Рәхимҗан абыйны кулаклыкта гаепләп, сөргенгә озаттылар. Өебездән куып чыгардылар, мал-мөлкәтсез калдырдылар, әнинең туганында яшәп тордык,- ди Самат Рәҗәпов. - Бабай хәлле кеше иде. Йөз баш оя умарта, атлар тоткан ул, җир тегермәне дә була. Әти һәм әни шунда, ә Рәхимҗан абый хатыны белән ярма яргычта эшлиләр. Төрмәдә чагында әти анда су тегермәне ясаган. Шул шәһәрдә калырга да кыстаганнар, әмма ул туган авылга кайтуны өстен күрә.
...Рәҗәповларның ишегалдында үзенә күрә мөһим төзелеш бара - үзе электрчы, үзе эретеп ябыштыручы Салават беседка ясарга керешкән. Аның каркаслары әзер инде. Ян-якларын каплап, түбәсен эшләсәләр, кунак-фәлән килгәндә, туганнар кайтканда табыннарны шунда гына көйләрләр. Лилия бүген кайнатучы карлыган вареньесы, үзләре аерткан бал, "заказ буенча" - сыер яки кәҗә сөте дә өстәлгә куелыр. Бабалары янында төп йорттагы өч оныкка да урын табылыр. Ходай язса, Самат бабай аларның туенда да биер әле.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәскәү Туймәт авылы. умарталар Рәҗәпов