Быел Туймәттә берничә объектта төзүчеләр, юлчылар эшләячәк. Мәктәп бинасын үзгәртеп коруга керешкәннәр дә. Керкәле ягыннан алып керүче, инде нык ватылган олы юлны сезон башлангач шомартачаклар. Бу хакта бүген биредә үткән гражданнар җыенында әйтелде.
Моннан тыш, референдум үткәреп, һәр кешедән 300әр сум җыя алсалар, бу эшкә җыенда фатиха бирелде, моңа республикадан...
Быел Туймәттә берничә объектта төзүчеләр, юлчылар эшләячәк. Мәктәп бинасын үзгәртеп коруга керешкәннәр дә. Керкәле ягыннан алып керүче, инде нык ватылган олы юлны сезон башлангач шомартачаклар. Бу хакта бүген биредә үткән гражданнар җыенында әйтелде.
Моннан тыш, референдум үткәреп, һәр кешедән 300әр сум җыя алсалар, бу эшкә җыенда фатиха бирелде, моңа республикадан да бергә - дүрт сум нисбәтеннән средстволар кушсалар, электр яктырткычлар көч алучы линиядә чыбыкларны, җиһазларны яңарту мөмкин булачак. Былтыргы референдумда кассага кергән 73 мең 800 сум акчаны (моңа да республика өстәп түли) исә каты көнкүреш калдыклары полигонын, аның тирәсен тәртипкә китерергә, коймасын тотып куярга килешкәннәр.
Узган елда күмәк өмәләр еш оештырылган, тирә-юнь ямьләнгән. Чүплеккә әйләнә баручы әрәмәне дә элеккеге, матур хәленә китергәннәр. Теләсә кая чүп түгүчеләрне дә тыя алганнар.
Җирлек башлыгы итеп былтыр гына билгеләнгән Айдар Кәримов (ул элек участок инспекторы иде) шушы кыска гына вакытта да үзен яраттырып өлгергән. Конкрет, инициативалы җитәкче салымнар җыюны оештыру буенча да булышлык, таләпчәнлек күрсәтә. Авыл өчен тырыша ул, диләр. Бөтен яктан хәбәрдар.
Туймәттә шәхси хуҗалыклардан сөт җыю гомер-гомергә күз уңында. Узган елда халык шул сөт сатудан гына да 5 миллион сумнан артык керем алган. Быел да бу җирлек районда иң алда. Күрсәткечләре тагын да үскән. Сөт җыючы Мидхәт Шәрифуллин авылдашлары белән күптән уртак тел тапкан. Авылда 139 сыер бар. Аларны аеруча күп асраучы җиде гаиләгә районнан бушлай саву аппаратлары биргәннәр.
Туймәттә 188 йортта (аларның утыздан күбрәге буш) 555 кеше яши. Биредә халыкта 88 җиңел, 15 йөк машинасы, 14 трактор бар. Былтыр өч бала туган, алты кеше үлгән.
-Авылда эш булмагач, дистәләп ир-егет читкә йөреп эшли, бу -иң җитди проблема, - диде авыл җирлеге башлыгы отчет чыгышында. - Авыл хуҗалыгында хәлне һаман җайлый алмыйбыз.
Дөрестән дә, "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең Туймәт бүлекчәсендә хәлләр шәп түгел икән. Көздән сөрелмәгән җирләр күп. Малларга былтыр әзерләнгән салам һәм печән инде беткән, бераз силос кына калган. Бүген күптән эскертләнгән саламны ташып ашаталар.
Фермаларда 777 баш мөгезле эре терлек асрала. Күпме сөт сатылуын язарга да оят, ул бик аз. Хезмәт хакы түләүдә өзеклекләрдән, аның күләменнән дә зарланыштылар бүгенге җыенда. Техникаларны ремонтлау барышы да мактанырлык түгел. Авыл хуҗалыгында мондый хәл аркасында Туймәт пайчылары пай җирләрен алдагы чорга кемгә бирергә дә аптырыйлар. Әлеге мәсьәлә җыенның көн тәртибенә дә куелган иде, әмма килешү табылмады. Пайларны урнаштыру хакында соңрак тагын бер җыелып сөйләшәчәкләр.
Тулаем алганда, Туймәттә халык оптимист рухта. Конкрет планнар корып, үҗәтлек күрсәтеп эшлиләр. Тагын бер матур сыйфат хас аларга - кайда гына яшәмәсеннәр, эшләмәсеннәр, читтәге якташлар да туган авылларын онытмыйлар, җай чыгу белән, кем ничек булдыра, шулай булышырга тырышалар. Андыйларга җыенда да рәхмәт сүзләре еш әйтелде.
-Молодцы! Булган халык икәнлегегез күренеп тора. Ниндидер проблемалар бар икән, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләрбез, табарбыз да, - диде зур сөйләшүдә, узган елдагы эшне йомгаклау, яңа бурычлар билгеләү җыелышында катнашкан район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин. - Иң мөһиме - исәнлек. Дөньялар тыныч булсын. Сүз дә юк, ел авыр килә. Ил күләмендә. Әмма республикада социаль өлкәгә игътибар кимеми. Берьюлы 28 программа эшли. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов - булдыклы, энергияле кеше.
Туймәт авыл җирлегендә быелгы җыеннан дистәдән артык хезмәт алдынгысы бүләкләр алып китте. Монысы да мактауга лаек, алайса соңгы елларда авыл кешесен бөтенләй үгисетә башлаганнар иде.
Автор фотолары.
Нет комментариев