Бүген дөнья яңалыклары белән теләсә кайдан танышып була: телевизордан йөзләп канал күрсәтә, радио эшләп тора, һәр йортта диярлек Интернет бар, газета-журналлар да алдыралар. Әмма район яңалыкларын бары тик "Безнең Чирмешән" район газетасыннан гына белеп була.
Һәм бу фикер белән Туймәттә яшәүче, газетабызны яратып укучы якташларыбыз да хуплый.
Гөлназ Галимова социаль...
Бүген дөнья яңалыклары белән теләсә кайдан танышып була: телевизордан йөзләп канал күрсәтә, радио эшләп тора, һәр йортта диярлек Интернет бар, газета-журналлар да алдыралар. Әмма район яңалыкларын бары тик "Безнең Чирмешән" район газетасыннан гына белеп була.
Һәм бу фикер белән Туймәттә яшәүче, газетабызны яратып укучы якташларыбыз да хуплый.
Гөлназ Галимова социаль хезмәткәр булып эшли. Ел саен диярлек 6-7 басмага заказ-карточка тутыра.
-Җылы вакытта, газета-журналларны, килү белән, урамда ук эскәмиягә утырып укып чыгам,- ди Гөлназ.- Иң беренче кулыма район газетасын алам. Аны дүртенче битеннән укый башлыйм. Минем ирем дә, газеталарны күп алдырсак та, "районда нәрсәләр бар икән", дип "Безнең Чирмешән"не иң беренче карап чыга. Шәһәрдән кайтучы туганнарым да миндәге газеталарны укып, кайчак үзләре белән алып та китәләр. Башкаларны белмим, мин укырга яраткач, матбугат басмаларына акча кызганмыйм.
Камил Фәсыйхов гомере буе колхозда комбайнда эшләгән. Аның фотосы һәрвакыт Мактау тактасында. Советлар Союзы вакытында КПССның 25 съезды делегаты итеп сайланган.
-Күптән түгел генә Чирмешән газетасында Туймәт турында укып, йөрәгем әрнеде, - ди Камил абый. - Маллар ачтан үләләр дип язганнар иде. Менә бит нинди көнгә калды алдынгы колхоз. Район газетасын гел укыйм. Көн буе нишләп бетәргә. Аллага шөкер, пенсия килеп тора. Мин газетаның кыйммәтләнгәнен дә, юнәйгәнен дә белмим. Гел язылам. Юл хәрәкәте турында күп язалар, "Безгә хәбәр итәләр" дигәнне дә укып чыгам. Теләгем шул - киләчәктә безне матур - матур хәбәрләр белән шатландырып торыгыз.
Зөһрә Галимова - укытучы-ветеран, үзе дә район газетасының актив хәбәрчесе.
-Яшь чакта "Ленин юлында" газетасын укый идек, - ди Зөһрә апа.- Хәзер дә "Безнең Чирмешән"нән аерылган юк. Беренче битеннән алып ахырына кадәр укып чыгам. Педагог буларак, мәгариф өлкәсенә кагылышлы материаллар белән кызыксынам, авыл кешесе булгач, авыл хуҗалыгы турында язмаларга да игътибар бирәм. Элек бит колхозлар турында күп язалар иде. Кызганыч, бүген хуҗалыклар авыр хәлдә шул.
Газетаның соңгы битен укып, кемнәрнеңдер туган көннәре, юбилейлары турында беләм. Танышларым булса, чылтыратып котлыйм да әле.
Фидания Сәүбанова да матбугат басмаларына акчасын кызганмый. Пенсионер әби 4-5 газетка языла. "Ирек мәйданы", "Акчарлак", "Юлдаш" һәм инде район газетасы - аның яраткан басмалары. Алты бала әнисе ул, колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан.
-Олы кеше булгач, күбрәк кеше язмышлары турында укырга яратам, - ди Фидания апа. - Мин бит үзем Әмирнеке. Газетта авылдашларым Шакирә апа, Зәйнәп апа турында укыган идем. Кызганыч, алар бүген икесе дә мәрхүмә. Ә менә ул язмалар әле һаман саклана. Мин бит килгән газеталарны тегеп барам. Югалмасыннар, таралмасыннар өчен. Аннан соң әле аларны балалар да алып китеп укыйлар.
Самат Рәҗәпов - пенсионер, тәҗрибәле агроном. Хезмәт стажы 40 елдан артык.
-Район газетасы - гомерлек юлдашым. Мин аны кат-кат укып чыгам,- ди хезмәт ветераны. - Элек күбрәк авыл хуҗалыгына игътибар бирелә иде. Хәзер инде башка темаларны күтәреп чыгасыз. Шулай да авыл тормышына кагылышлы язмаларга өстенлек бирәм. Менә бит Күтәмәдә бер хатын-кыз эшне ничек яхшы көйләгән. Нишләп соң ул башка авылларда, хуҗалыкларда тәртип юк.
Хат ташучы Җәмилә Гайнанова әйтүенчә, бүген 15 йортлы Туймәттә район газетасын 78 гаилә алдыра. Яңа елның беренче яртысына "Безнең Чирмешән"гә 60 данә заказ-карточкасы тутырылган.
Нет комментариев