Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәтлеләргә - тагын бер бүләк

Югары Кәминкә авылында яшәүче 66 яшьлек ветеран укытучы Ясәви Шәмсетдиновның инде өченче китабы дөнья күрде. Туймәт авылы тарихын сурәтләгән бу документаль басма "Туймәт: дәверләр һәм кешеләр" дип атала. Әлеге китапны тәкъдим итү мәҗлесенә, Туймәт авылы мәдәният йортының тамаша залына халык күп җыелган иде, читтә яшәүче туймәтлеләр дә кайткан. Автор балалары...

Югары Кәминкә авылында яшәүче 66 яшьлек ветеран укытучы Ясәви Шәмсетдиновның инде өченче китабы дөнья күрде. Туймәт авылы тарихын сурәтләгән бу документаль басма "Туймәт: дәверләр һәм кешеләр" дип атала.

Әлеге китапны тәкъдим итү мәҗлесенә, Туймәт авылы мәдәният йортының тамаша залына халык күп җыелган иде, читтә яшәүче туймәтлеләр дә кайткан. Автор балалары белән әзерләгән сценарий аша китапның эчтәлеген күзалларга мөмкинлек булды.
-Бу китапларга материалларны 2000нче елларда ук туплый башладым. 15 ел төрле архивларда йөреп, үземне кызыксындырган авылларның тарихын өйрәндем, мәгълүмат җыйдым, - ди Ясәви Гафурҗан улы. - Туймәт турындагы беренче китабым әдәби әсәр кебек язылган булса, монысын документаль хезмәт дияргә мөмкин. Югары Кәминкә, Керкәле авыллары турында да шундый китапларым нәшрияткә бирергә әзер диярлек.
500 данә тираж белән басылган 520 битле "Туймәт: дәверләр һәм кешеләр" китабы туймәтлеләр өчен - зур бүләк. Бу китаптагы документлар, шәҗәрәләрдән һәркем 1782 елдан башлап үзенең нәсел тамырларын таба алачак.
-Бу чарада үзем дә катнаштым, туган авылыма багышланган китапны үземә дә алдым, - ди Хәбибулла Әһлиуллин. - Ясәви Гафурҗан улының беренче китабын да игътибар белән укыдым, авылдашлар турында күп нәрсә белдем. Әле яңа басма белән таныша гына башладым.
Китапның байтак өлеше сатылган да. Кызыксынучылар аны Туймәт авыл җирлеге Советыннан сорый ала.
-Билгеле, Туймәт, Югары Кәминкә мәктәпләре коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре булышмаса, бу кадәр күләмле эшне мин ялгызым гына башкарып чыга алмас идем, - ди автор. - Материалларны эшкәртүдә, китапны тәкъдим итүдә аларның ярдәме зур булды. Аларга зур рәхмәт.
Ә китап авторы эзләнүеннән туктамый, авыллар тарихын өйрәнүен дәвам итә. Аңа уңышлар телибез.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туймәт авылы. Ясәви Шәмсетдинов