Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында 855 буш йорт бар

    Безнең районда 48 торак пунктта 7277 хуҗалык бар, шуларның 855се буш тора. Дөрес, соңгы берничә елда авыллардагы байтак кына буш йортларның хуҗалары табылган, алар үз милекләрен рәсмиләштереп куйганнар. Пенсия яшенә җитеп, лаеклы ялга чыгып, авылга күчеп кайтучылар да аз түгел. Әмма, шул ук вакытта, әле иясез йортлар да күп. Менә...

    Безнең районда 48 торак пунктта 7277 хуҗалык бар, шуларның 855се буш тора. Дөрес, соңгы берничә елда авыллардагы байтак кына буш йортларның хуҗалары табылган, алар үз милекләрен рәсмиләштереп куйганнар. Пенсия яшенә җитеп, лаеклы ялга чыгып, авылга күчеп кайтучылар да аз түгел. Әмма, шул ук вакытта, әле иясез йортлар да күп.

    Менә шул ташландык тораклар авыл җирлекләре өчен зур проблема тудыра: җәй айларында аларны чүп үләннәреннән арындырырга туры килә, чит кеше кермәсен дип, күз - колак булып торырга, яңгыннардан сакларга кирәк. Салымын да түләүче юк. Әйтик, Иске Үтәмеш авыл җирлегендә 452 йортның 76сы буш тора.
    . Җәй көннәрендә аларның бер өлешенә шәһәрләрдән кайтып торалар, бакчалар да җиләк- җимеш, яшелчә үстерәләр.
    Югары Кәминкә авыл җирлегендә урнашкан авылларда да буш йортлар күп. Югары Кәминкәдә - 21, Керкәледә - 19, Кызыл Ярда 3 өйдә кеше яшәми.
    -Бу йортларның күбесе рәсмиләштерелгән, хуҗалары билгеле, - диләр авыл җирлеге Советында . - Кайберәүләр җәй көне кайтып, йорт тирәләрен җыештырып китәләр, салымнарны да вакытында түлиләр. Ләкин бөтенесе андый түгел шул, бу мәсьәләгә җавапсыз каручылар да бар.
    Әлеге проблема Шешминка авыл җирлегендә дә кискен. Җирлек составына биш авыл керә. Алты йортлы Нагай авылында бүген бер йортта гына кеше яши, бишесе буш тора. Павловкада буш йортлар бишәү, бишесен дә әле гомер итүчеләр бар. Андреевкада бүген кеше яши торган 32 йорт исәпләнә. 12 өйнең хуҗалары читтә яши яисә билгеле дә түгел.
    -Без үзебез дә бу йортлар белән нәрсә эшләргә дә аптырыйбыз, - диләр авыл җирлеге Советында эшләүчеләр. - Чөнки берничә йортның кемнеке икәнлеге дә билгеле түгел. Инде озак еллар аларны кайтып караучы да, сораучы да юк. Менә шул йортлар белән нишләп була икән?!
    Иң зур авылларның берсе - Лашманда да 37 йорт буш тора (508сендә яшиләр).
    -Ул йортларны, безгә дә хәбәр итмичә, ана капиталына сатучылар күп, - дип зар белдерделәр биредә. - Кемдер сата, кемдер ала, ә без белмичә дә калабыз. Аннары хуҗаларын эзләп йөрибез, хатлар язабыз.
    Суз уңаеннан, шул ук авыл җирлегенә керүче Әмир авылында да 152 йортның 20се буш.
    Бәркәтәдә кыш айларында биктә торучы 45 йортның 41сенә җәй көннәрендә кеше кайта, дүртесе - ташландык хәлдә. Ул хуҗасыз йортларның тирәсен өмә оештырып, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр җыештыра. Башка авылларда да нәкъ шул хәл, кемнеңдер йорт тирәсен башкаларга җыештырырга туры килә.
    Кайбер авылларда буш йортларны күршеләр, туганнар карап тора, участок уполномоченныйлары да аларны игътибарсыз калдырмыйлар.
    Иске Котыш авыл җирлеге территориясендәге Яңа Котыш авылында кешеле йортларга караганда, буш өйләр ике тапкыр күбрәк. Ике йортта кеше яши, өчесенең хуҗалары билгеле,унысы - ташланган. Кызыл Поляна авылында да йортларның яртысы (12се) буш, 11 өйдә, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр гомер кичерә. Иске Котышның үзендә дә 30 өй буш.
    Яңа Кади авыл җирлегендә дә буш торучы 28 йортның (Утыз Имәндә - 25, Кызыл Чишмә дә - 3) җидесе ана капиталына алынган. Шәһәрдә яшәп,авылдагы мирасларын рәсмиләштереп куючылар да бар, яз җиткәч авылга кайтып торучылар да күп. Әмма кайбер йорт хуҗаларын эзләп табар өчен зур эш башкарырга туры килә.
    Әлеге мәсьәлә буенча район нотариусы Ландыш Фәсхетдинова да түбәндәгечә аңлатмасын бирде.
    -Авыл җирлеге Советлары ташландык хуҗасыз йортларны, документлар туплап, Росреестрга исәпкә куярга тиешләр. Бер ел дәвамында варислары табылмаса, ул өйләрне һәм җирләрне суд аша авыл җирлеге Советы үз милкенә күчерә ала. Тагын бер вариант - вариссыз калган ул мөлкәтне (выморочное имущество) нотариус аша рәсмиләштерергә мөмкин. Ул очракта мөлкәт дәуләткә күчә. Башка районнарда бу киң таралган практика. Безнең районда әлегә мондый мәсьәлә белән мөрәҗәгать итүче юк.

    Автор фотосы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: