Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә дә алдакчылар тозагына эләгүчеләр бар

Февраль аенда районда мошенниклыкның биш факты (Чирмешәндә, Шешминкада, Ульяновкада) теркәлгән. Дүрт очракта райондашларыбыз шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткәннәр, берсендә якташыбыз алдакчыларга 10 мең сум акча күчереп өлгергән. Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция майоры Хәлил Шарапов әйтүенчә, соңгы вакытта районда мондый очраклар бик ешайган. Алдакчылар гел бер үк...

Февраль аенда районда мошенниклыкның биш факты (Чирмешәндә, Шешминкада, Ульяновкада) теркәлгән. Дүрт очракта райондашларыбыз шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткәннәр, берсендә якташыбыз алдакчыларга 10 мең сум акча күчереп өлгергән.

Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция майоры Хәлил Шарапов әйтүенчә, соңгы вакытта районда мондый очраклар бик ешайган. Алдакчылар гел бер үк схема буенча эшли. Шалтыратып, "улыгызның, туганыгызның бурычы бар" яисә якыныгыз бәлага тарыды, дип хәбәр итәләр һәм билгеле бер сумманы терминал аша абонент номерына күчерергә кушалар. Кызганычка каршы, бу турыда сөйләп, язып торсалар да, алдакчылар тозагына эләгеп торучылар очрап тора.
-Әгәр дә сезгә телефон аша шикле кешеләр шалтыратса, алардан ишеткән хәбәргә ышанырга ашыкмагыз, аның дөреслеген тикшерегез яисә полиция бүлегенә 02, 2 - 54 - 39 номерлары буенча хәбәр итегез, - ди Хәлил Шарапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан мошенниклык Районы