Республика территориясендә эшләүче һәр оешма - юридик зат булмый гына шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм стимул бирүче түләүләрне кертеп) 6420 сумнан ким булмаска тиеш, тик хезмәткәрнең шушы чорда эш вакыты һәм хезмәт нормасын тутыруы шарт.
Дәүләт һәм муниципаль учреждение...
Республика территориясендә эшләүче һәр оешма - юридик зат булмый гына шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм стимул бирүче түләүләрне кертеп) 6420 сумнан ким булмаска тиеш, тик хезмәткәрнең шушы чорда эш вакыты һәм хезмәт нормасын тутыруы шарт.
Дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы Федераль законга туры китереп билгеләнә - ул аена 5965 сум күләмендә.
Хезмәткәр бер айга үзенә исәпләнгән хезмәт хакы билгеләнгән минималь күләмнән ким булган очракта, үзенең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый җавап чаралары кабул итү максатында ТР Дәүләт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Хезмәт хакын бухгалтерия документлары буенча исәпкә алынмаган килеш түләү "соры" хезмәт базарына да хас. "Соры" базар беренче чиратта эш белән тәэмин итүче һәм хезмәткәр арасында рәсми рәвештә теркәлмәгән хезмәт мөнәсәбәтләрен күздә тота. Нәтиҗәдә мондый кешеләр социаль якланмый, авырган очракта пособие түләнми, Пенсия фондына да тиешле кертем күчерелми, аннан соң пенсия аз түләнә.
-Беркайда теркәлмичә эшләү фактлары, хезмәт һәм хезмәт саклау турында законны бозу очраклары турында : 2 - 54 - 38 яисә 2 - 54 - 59 номеры буенча "кайнар линия" телефоннарына шалтыратырга мөмкин, - ди район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Светлана Кузнецова. - Әлеге телефоннар буенча инде мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Кайбер очракта, килеп чыккан аңлашмаучанлыкны хокук саклау органнарыннан башка да хәл итү мөмкинлеге бар.
Нет комментариев