Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәнлеләр депутаттан ярдәм сорый

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов быел беренче тапкыр сайлаучылары белән очрашты. Бу көнне депутатка 12 кеше мөрәҗәгать итте. Күбесенең соравы уңай чишеләчәк. Гражданнар Илгиз Мисбах улына нидер сорап кына түгел, ә элек эшләгән яхшылыклары, ярдәме өчен рәхмәт әйтергә дә киләләр. Район балалар сәнгать мәктәбендә, хореография бүлегендә шөгыльләнүче балаларның...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов быел беренче тапкыр сайлаучылары белән очрашты.

Бу көнне депутатка 12 кеше мөрәҗәгать итте. Күбесенең соравы уңай чишеләчәк. Гражданнар Илгиз Мисбах улына нидер сорап кына түгел, ә элек эшләгән яхшылыклары, ярдәме өчен рәхмәт әйтергә дә киләләр.
Район балалар сәнгать мәктәбендә, хореография бүлегендә шөгыльләнүче балаларның әти-әниләре биюче балаларга концерт костюмнары тектерүдә финанс ярдәме сорадылар. Депутат бу эштә өлешчә булса да ярдәм ышандырды.
Илгиз Салиховтан эш урыны сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Бу мәсьәләдә дә депутат кулдан килгән кадәр булышачак.
Район инвалид җәмгыяте урнашкан кабинетка ремонт кирәк. Ә бәркәтәлеләр чишмәләрен төзекләндерергә тели. Чирмешәннең "Ландыш" балалар бакчасына балалар өчен туп һәм башка спорт кирәк-яраклары алырга да депутат ярдәме тиячәк. Юмарт депутат Кармыш авылындагы хоккей тартмасының тирәсен төзекләндерергә, янына вагон куярга ышандырды.
Район социаль яклау бүлеге аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга дель финарийга экскурсия оештырырга тели. Район җитәкчелеге транспорт белән ярдәм итсә, башка чыгымнарны депутат күтәрәчәк. 2015 елда Чирмешән районы гражданнарын ТР Дәүләт Советы депутатлары Илгиз Салихов һәм Рәис Сөләйманов кабул итәчәк.
Илгиз Салиховның кабул итү көннәре: 10 февраль, 6 апрель, 5 июль, 6 август, 6 октябрь, 4 декабрь - 14 сәгатьтә.
Рәис Сөләйманов 24 февральдә, 31 мартта, 28 апрельдә, 26 майда, 30 июньдә, 28 июльдә, 25 августта, 29 сентябрьдә, 27 октябрьдә, 24 ноябрьдә, 29 декабрьдә 10нан 12 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.
Кабул итү туган як тарихы музеенда булачак.
Тел. 2-58-45.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан депутаты Районы