Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Актаныш фаҗигасе Чирмешәндә кабатланмасын

Быел Актаныш районында ут казасында бер яшьлек кыз бала һәлак булган. Белгечләр фаҗига электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан, диләр. Балаларның уттан зыян күрүе белән бәйле аяныч хәлләр республикада узган елда да шактый булган икән шул. Җан өшеткеч саннар бит: янгыннарда 10 баланың гомере өзелгән, ә 20 бала пешеп,...

Быел Актаныш районында ут казасында бер яшьлек кыз бала һәлак булган. Белгечләр фаҗига электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан, диләр.

Балаларның уттан зыян күрүе белән бәйле аяныч хәлләр республикада узган елда да шактый булган икән шул. Җан өшеткеч саннар бит: янгыннарда 10 баланың гомере өзелгән, ә 20 бала пешеп, төрле тән җәрәхәтләре алган.
-Сер түгел, балалар еш кына олыларга охшарга тырыша. Шуның өчен әти-әниләр үзләре дә ут белән сак булсыннар, тиешле кагыйдәләрне үтәсеннәр иде. Актаныштагы кебек кайгы-хәсрәтләр килмәсен өчен, нәниләрне уттан саклау, аларга гел күз-колак булу зарур, ә мәктәп укучыларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре хакында даими сөйләп, искә төшереп торуың хәерле,- ди янгын күзәтчелеге хезмәтенең Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов.
Быел безнең районда ике янгын чыгу очрагы теркәлгән.Чирмешәндә һәм Яңа Элмәледә январь аенда ике мунча өлешчә янды. Берсендә мунча морҗасы төзек булмаган, икенчесендә ут электр үткәргечләрдән чыккан. Бәхеткә, аларда зыян күрүчеләр булмады.
Янгын очрагында, районның янгын сүндерү частена - 2-57-01, яки 01 номерларын җыеп, я кесә телефоныннан ашыгыч ярдәм хезмәтенә - 112 я 012 номерларын җыеп, хәбәр итәргә кирәк.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Янгын куркынычсызлыгы Районы