Мәдәният

Өлкәннәр йорт-интернатында ансамбль оештырыла

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатында яшәүчеләрнең хәзер музыка уен кораллары бар һәм алар үзләрендә инструменталь ансамбль дә оештыра алалар. -Былтыр "Ритэк" җәмгыятенең "Кешеләргә шатлык бүләк ит" дигән социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашып, 60 мең сумлык грант оттык,- ди йорт - интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. - Ул акчага синтезатор,...

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатында яшәүчеләрнең хәзер музыка уен кораллары бар һәм алар үзләрендә инструменталь ансамбль дә оештыра алалар.

-Былтыр "Ритэк" җәмгыятенең "Кешеләргә шатлык бүләк ит" дигән социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашып, 60 мең сумлык грант оттык,- ди йорт - интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. - Ул акчага синтезатор, гитара, барабан, кубыз, курай, авыз гармуны, яктырту приборы һәм микрофон сатып алдык. Яшәүчеләребез арасында музыка уен коралларында уйный алучылар бар.
Йорт-интернат хезмәткәрләре әби-бабайларга яхшы яшәү шартлары булдырырга тырышалар. Уен кораллары ансамблен оештыру да моңа ярдәм итәчәк.

Кадрия Гамирова фотолары.


Черемшан undefined интернат Районы

Нет комментариев