Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән“ бәйге арты бәйге үткәрә

"Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы чираттагы бәйгегә йомгак ясады. Каләм тибрәтүчеләр - җәмәгать хәбәрчеләре арасында бу алышта Туймәттән Рәсимә Хәйруллинаның "Нәҗметдин абый кебекләр онытылмый" язмасы беренче урында. "Бер яхшылык мең бәладән коткара". Шул исем астында барган бәйгедә Миңнегөл Әгъзамова (Түбән Кәминкә, "Мондый кешенең улы да начар булмый")- икенче, Наҗия Мостафина...

"Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы чираттагы бәйгегә йомгак ясады. Каләм тибрәтүчеләр - җәмәгать хәбәрчеләре арасында бу алышта Туймәттән Рәсимә Хәйруллинаның "Нәҗметдин абый кебекләр онытылмый" язмасы беренче урында.

"Бер яхшылык мең бәладән коткара". Шул исем астында барган бәйгедә Миңнегөл Әгъзамова (Түбән Кәминкә, "Мондый кешенең улы да начар булмый")- икенче, Наҗия Мостафина (Бәркәтә, "Венераның "даруы" бар халыкка да җитте") - өченче урын ияләре.
-Яхшылык та, начарлык та онытылмый, - ди 72 яшьлек Наҗия апа. - Игелекле кешеләр турында язарга да кызык. Район газетасын бала көткән кебек көтеп алам, бөтен хәбәрне укып барам. Тормышым яхшы, яндагы улым, киленем, оныкларым бик әйбәт.
Җиңүчеләрне игелекле эшкуар - Булат Латыйпов ярдәме белән бүләкләдек. Мондый эштә ул һәрвакыт юмарт, бик күпләргә теләп булыша. Рәхмәт яусын, бизнесы гел алга барсын!
Газетада инде башка, яңа бәйге игълан итәбез. Аны "Минем кадерле бүләк" дип атадык. Язмаларга шартлар гади:кемгә, кайчан, нинди бүләк биргәннәр, шул хакта, бу көннең, бәйрәмнең, вакыйганың кыскача тарихын да тасвирларга кирәк. Билгеле, кыскалыкта осталык. Язманың кызык булуы да мөһим.
Ягез, башладык! Бәйгегә ел ахырында йомгак ясалачак. Хатларыгызны көтәбез.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурслар Безнең Чирмешән Районы