Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән рәссамының күргәзмәләре башкалада да оештырыла

Инде озак еллар Чирмешәндә яшәп, картиналар иҗат итүче танылган рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның Казанда, Илдар Зарипов исемендәге балалар галереясында, "Әнвәр әкиятләре" дип аталган күргәзмәсе ачылды. Анда, якташыбызның иҗат эшләре белән бергә, Казанның сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче яшь рәссамнарның да эшләре урын алган. -Монда татар халык әкиятләре геройлары сурәтләнгән рәсемнәр күп, - ди...

Инде озак еллар Чирмешәндә яшәп, картиналар иҗат итүче танылган рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның Казанда, Илдар Зарипов исемендәге балалар галереясында, "Әнвәр әкиятләре" дип аталган күргәзмәсе ачылды. Анда, якташыбызның иҗат эшләре белән бергә, Казанның сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче яшь рәссамнарның да эшләре урын алган.

-Монда татар халык әкиятләре геройлары сурәтләнгән рәсемнәр күп, - ди Әнвәр Камил улы. - Гомумән, миңа балалар белән эшләү ошый. Күргәзмәнең ачылышына килүче балалар осталык дәресендә дә катнаша алдылар.
Әнвәр Сәйфетдиновның быелга планнары зурдан. Ул төрле темаларга багышланган күргәзмәләрне тагын үткәрергә планлаштыра. Әйтик, якындагысы Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан булачак. Кызганычка каршы, Казанда гына түгел, Россиядә дә билгеле рәссам эшләрен районда бик сирәк кешенең күргәне бар.
-Билгеле, минем чирмешәнлеләрне дә үз иҗатым белән таныштырасы килә, - ди рәссам. - Бәлки киләчәктә, мөмкинлекләр булса, район үзәгендә дә күргәзмә оештырырмын.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Районы