Чирмешәннең “Ел укытучысы“ Англиядә дә стажировка узган
Лашман урта мәктәбе педагогы, инглиз теле укытучысы Рәмзия Ихсанова быелгы "Ел укытучысы" район бәйгесенең җиңүчесе булды. Әлеге традицион бәйге районда инде 15 ел уздырыла. Муниципаль тур ике этапта булды: беренчесендә укытучылар сыйныфларда осталыкларын күрсәтсәләр, икенчесендә хезмәттәшләре алдында эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бәйгедә катнашучыларның яше дә, эш стажы да төрле булуларына...
Лашман урта мәктәбе педагогы, инглиз теле укытучысы Рәмзия Ихсанова быелгы "Ел укытучысы" район бәйгесенең җиңүчесе булды.
Әлеге традицион бәйге районда инде 15 ел уздырыла. Муниципаль тур ике этапта булды: беренчесендә укытучылар сыйныфларда осталыкларын күрсәтсәләр, икенчесендә хезмәттәшләре алдында эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Бәйгедә катнашучыларның яше дә, эш стажы да төрле булуларына карамастан, барлык укытучылар да үз фәннәрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Беренче этапта 13 кеше катнашса, финалга сигез мөгаллим узды. Алар барысы да төрле номинацияләрдә җиңүчеләр буларак бүләкләнделәр. Конкурсантлар арасында Чирмешән лицее,1нче Чирмешән, кадет мәктәп - интернаты, Ивашкино, Иске Кади, Туймәт, Әккәрәй, Иске Элмәле, Бәркәтә, Утыз Имән, Югары Кармалка мәктәпләре вәкилләре бар иде.
Бәйгедә рус теле һәм әдәбияты, технология, физика, география, информатика, башлангыч класслар, чит телләр, татар теле укытучылары көч сынашты. Кызганычка каршы, алар арасында математика һәм химия укытучылары юк, дип билгеләделәр мәгариф бүлеге хезмәткәрләре.
-Минемчә, конкурс югары дәрәҗәдә оештырылды. Абруйлы, ихтирамлы, төрле елларда "Ел укытучысы" исеменә лаек булган укытучылардан торган жюри да, безнең эшебезне бәяләп кенә калмады, ә үзләренең киңәшләре белән дә ярдәм итеп торды, - ди районның иң яхшы укытучысы исеменә лаек булган Рәмзия Ихсанова. - Бәйгедә катнашкан хезмәттәшләрем дә үз эшләренең осталары, чын белгечләр.Шулай да мондый конкурслардан курыкмаска, катнашырга кирәк, чөнки, беренчедән, үз эшеңә йомгак ясыйсың, икенчедән, башкалар белән аралашып тәҗрибә туплыйсың.
Сүз уңаеннан, Рәмзия Әмин кызы мәктәпне - көмеш медаль, институтны "Кызыл диплом" белән тәмамлаган. 2012нче елны ул, "Алгарыш" грантын отып, бер ай дәвамында Англиядә стажировка үтә.
Рәмзия Ихсановага 43 яшь, ул - өч бала әнисе.
Бәйгенең җиңүчесе һәм призерлары - Чирмешән лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Любовь Барабашкина, Иске Кади мәктәбенең татар теле укытучысы Галия Мөхсинова зона ярышларында район данын яклаячаклар. Әлеге бәйгедә Туймәттән физика укытучысы Гөлзидә Минһаҗева һәм Иске Элмәледән башлангыч класслар укытучысы Алевтина Тузова да катнашу хокукын яуладылар.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев