Александр Егоров бүгенге ярминкәдә арпа сатып алган. Шуңа да бирегә иртүк килгән. Йорт куяннары да бөртексез тиз симерми шул.
-Кош-кортны да гел һәм күп асрыйбыз,- ди Саша. - Бүген ярминкәдә бал сатучылар да күп. Әле, мин әйтәм, умарталарны да үземә үрчетә башларга кирәк. Бер авырлдыгы да юк.
Шикләнмим, Егоров бу...
Александр Егоров бүгенге ярминкәдә арпа сатып алган. Шуңа да бирегә иртүк килгән. Йорт куяннары да бөртексез тиз симерми шул.
-Кош-кортны да гел һәм күп асрыйбыз,- ди Саша. - Бүген ярминкәдә бал сатучылар да күп. Әле, мин әйтәм, умарталарны да үземә үрчетә башларга кирәк. Бер авырлдыгы да юк.
Шикләнмим, Егоров бу шөгыльне дә үз итәчәк әле. Ул бит Чирмешәндә билгеле менә дигән балта остасы. Белмәгән эше юк.
Гомумән, авылларда яшәүчеләр иренеп тормыйлар, буш вакытларында ниндидер өстәмә эш таба беләләр. Ватан сакчылары көне - бәйрәм уңаеннан оештырылган ярминкәгә дә әллә ниләр алып килгәннәр.
Туймәт авыл җирлеге Советы өстәлләргә барын да куйган - эремчек, корт, сөт, бавырсак, кабак, миннек дисеңме, бар да бар. Түбәнкәминкәләрдә - туңдырылган җир җиләге, лашманлыларда - кош теле, холодец, түбәнкармалкаларда - суган, бал, югарыкәминкәләрдә - азык чөгендере орлыгы, искеүтәмешләрдә - яңа суелган сыер ите...
Югары Кәминкәдә берәү өй шартларында хуш исле сабын җитештерә икән. Кибетнеке якта торсын, хуш исе борыннарны ярып керә. Утыз Имәндә пешерелгән биек, бик уңган түгәрәк ипи, пироглар да тиз урнашты. Кармыш, Күтәмә, Ульяновка, Бәркәтә, Чирмешән һәм башка авыл җирлекләре Советлары да ярминкәгә кибеттә юк, яки анда кыйммәтрәк азык-төлекне күп алып килгәннәр. Литр ярымлы шешәдә майны, яңа савылган сөтне 40-50 сумга бик теләп алдылар. Мондагы сыман, 100 сумга - эремчек, 200гә корт та кыйммәт дип булмый.
"Чирмешән АГРО" җәмгыяте бөртек белән "алдырды": бодай, арпа, солы тәкъдим иттеләр. Кирәксенүче табылды, товарлары урнашты. Алай гынамы, җәмгыять, кечкенә шатер бастырып, шашлык, коймак пешереп, бик күпләрне шушы тәм-том, самавыр чәе белән дә сыйлады.
-Бик зур рәхмәт, ярминкәне яхшы оештырганнар, - ди Әмирдән килгән Ракита Зарипова.
Бу ветеранны да "Чирмешән АГРО" кайнар чәйгә дәште.
"Сөлчә" җәмгыяте капчыгын 400 сумнан бодай сатты. Фураж бөртеге тагын башкаларда да бар иде, ә менә печән күренмәде.
Шәхси эшмәкәрләр "Кәрвансарай" сәүдә үзәге янындагы бер мәйданда терлек белән дә сату итте. 5-6 айлык бозауга бүген 23-25 мең сорыйлар, яшьрәк мал да юнь түгел. Бер-ике айдан йомырка сала башлаячак кызыл тавыклар әлегә 230 сумга бәяләнә.
Ит мәсьәләсендә хәлләр ничек? Аны бина эчендә саттылар. Сыер итенең килограммы 280-290 сум тирәсендә тора.
-Бер өлеш итебезне ансат сата алмыйбыз, бик майлы диләр, - ди бер сатучы. - Майсызга да карап кына китәләр.
Нишләтәсең, ниндидер товарны кеше хәләл акчасына сайлап ала, аны гаепләп тә булмый. Дөресен генә әйткәндә, хәзер мал да фуражның тәмлесен генә ашый, кайвакыт арпаныкына, солыныкына түгел, бодай кушылган фуражга гына авызын суза.
Барлык шулай итә. Көне-көне белән берәр чиләк фуражны сыпырып куйган үгезнең ите ничек майланмасын?!
Иттән балга күчтегезме? Бәясен әйтәбез: соңгы ярминкәләрдә бу татлы ризыкның өч литрлы банкасы уртача 700 сум торды.
Башка кайбер товарларның ни хак икәнен ярминкәгә үзегез килеп карасагыз яхшы. Мөгаен, Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен дә ярминкәсез уздырмабыз. Соңгы елларда мондый базар ике атнага бер тапкыр оештырыла.
Нет комментариев