Чирмешәндә тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә һаман әниләргә һәйкәл куелмый
Чирмешәндә, бу хакта инде биш елга якын сүз алып барсак та, әниләргә һаман һәйкәл куя алмыйбыз. Бу идеяне районда күпләр хуплады, хәтта акчалата булышырга ышандырдылар. Һәйкәлнең эскизын да ясап бирергә теләүчеләр бар. Кызганыч, әлеге изге эшне оештыручы гына юк. Хәер, моны теләсә кем булдыра да алмый. Һәйкәл кайчандыр булыр анысы,...
-
Чирмешәндә ник утны еш сүндерәләр?
Чирмешәндә, электр линияләрен үзгәртеп кору белән бәйле рәвештә, соңгы вакытта кайбер урамнарда, оешмаларда утны сүндерәләр. Бу үзенә күрә кыенлыклар тудыра. Кичә һәм бүген дә кайбер линияләрдә ут булмады, юк. - Монда эшебез төгәлләнеп килә, әмма киләсе атналарда әле тагын берничә тапкыр кайбер урыннарда утны сүндереп торырга туры килер, - диделәр...
-
Чирмешәндә чүп контейнерын урлаганнар
01 25нән 26нчы ноябрьгә каршы төндә янгын сүндерүчеләр Шешминка авылында буш йортта чыккан ут сүндерергә барган. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Бу хәбәрне 135нче янгын частеннан алдык. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 15 хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 6 административ беркетмә төзегәннәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен...
-
Чирмешәндә мөмкинлекләре чикле балаларның көчле рухлы әниләрен кунак иттеләр
Узган шимбә көнне, Әниләр бәйрәме алдыннан, үзәк ашханәгә иң сабыр, шәфкатьле, авырлыкларга бирешмәүче, көчле рухлы райондашларыбызны- мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче әниләрне чакырдылар. Йөрәге астында җан яралуын сизгән һәр хатын-кыз баласының бар яктан төгел, сау-сәламәт булып тууын тели. Ләкин язмыш алдан язылган диләр шул, "Сезнең балагыз авыру" дигән җөмлә, мөгаен, күпчелек...
-
Чирмешәндә иминлекне видеокамералар саклый
Район үзәге урамнарында 17 тышкы күзәтү камерасы урнаштырылган. -Чирмешәндә "Куркынычсыз шәһәр" федераль программа кысаларында халык күп йөри торган урамнарга: Чирмешән лицее янында, Технический һәм Титов, Гагарин һәм Дзержинский урамнарының юл чатында быел гына да өч күзәтү камерасы куелды, -ди Чирмешән полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов.- Алар полиция бүләкчесенә тоташтырылган....
-
Чирмешәндә яшәүче Әкълимә апа яңалыкларны белеп тора
Чирмешәндә яшәүче Әкълимә Абдуллина гомере буе МСОда, төзелештә эшләп лаеклы ялга чыккан. 80 яшен тутырган якташыбызның, кызганыч, авыр эш үзенекен иткән, аяклары авырта, өй эчендә генә хәрәкәтләнә. Шулай да ул район яңалыкларыннан хәбәрдар, "Безнең Чирмешән"не укып бара. Ялгыз гомер итүче ветеранга һәр елны районның берәр оешмасы район газетасына подписка бүләк...
-
Чирмешәндә Мәүлид аенда – вәгазь кичәсе
26 ноябрьдә, якшәмбе көнне, 13 сәгатьтә Чирмешән мәчетендә Мәүлид аена багышланган вәгазь кичәсе була. Бу көнне дин йортына килүчеләр Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдис хәзрәт Тимергалиевның вәгазен ишетә алачак. Кадрия Гамирова фотосы Безнең сайтта укыгыз: Әле ярый син бар, әни...
-
Чирмешән районында ВИЧ-инфекцияле 24 кеше исәптә тора
Районда ВИЧ-инфекцияле 24 кеше исәптә тора, араларында балалар да бар. Район үзәк больницасында ВИЧ - инфекциялеләр даими контрольдә тора, андыйлар флюорографик һәм лаборатор тикшеренүләр уза. Гадәттә, ВИЧлылар - эшсезләр, эчкечеләр, тәртипсез тормыш алып баручы кешеләр. Вакытында дәваланмаса, ВИЧ - инфекцияле авыруны СПИД кебек тагын да яманрак чир һәм үлем сагалап...
-
Чирмешәндә шәхси йорттан унар мең сумлык автомобиль ачкычы урлап чыкканнар
01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмады. Бу хакта 135нче янгын частеннан хәбәр иттеләр. 02 13 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсендә 22 хәбәр теркәлгән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 12 административ беркетмә төзелгән. Бер юл-транспорт һәлакәте (материаль зыян белән) теркәлгән, юл йөрү кагыйдәләрен бозган 76 кеше...
-
Авылларда референдум үтте, ә Чирмешәндә - юк
Районның авыл җирлекләрендә гражданнардан үзсалым акчалары җыюга бәйле референдумда күпчелек халык катнашып, бюллетеньдә " әйе" тамгасын билгеләде. Ә менә Яңа Элмәледә референдум үтте, әмма бюллетень алганнардан 83,5 процент халык референдумга куелган мәсьәләләргә каршы булуын белдергән. Чирмешәндә, исемлеккә кертелгән гражданнарның 42,9 проценты гына бюллетеньнәр алган, ягъни тиешледән, 50 проценттан да ким,...
-
Мәскәүдә ясыйлар, Чирмешәндә саталар
Чирмешәндә үткән атна якшәмбесендә Самара, Оренбург, Башкортстан, Казан, Әлмәт, Кукмара һәм башка шәһәр һәм районнардан килгән эшмәкәрләр дә сату итте. Ярминкә мәйданында буш урын калмады да. 7-8 кеше бал һәм суелган казлар сатты, балның өч литрлы банкадагысы өчен - 1000, ә казларга 1300-1600 сум сорадылар. Мәскәүдә балчыктан ясалган чүлмәкләр, кувшиннар,...
-
Чирмешәндә Мирсәит Кәбиров истәлегенә турнир узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Чирмешәндә “Ромашка” балалар бакчасының үз логопеды бар
Капиталь ремонттан соң "Ромашка" балалар бакчасы эчтән дә, тыштан да танымаслык булып үзгәрде. Төзекләндерелгән бинада эшли башлауларына инде сигез ай вакыт узган. -Бакчабыз матурланып кына калмады, уңайлыклары да артты. Беренче каттагы барлык бүлмәләрдә дә җылытылган идәннәр, краннарыбыздан җылы су ага, ремонтка кадәр суны үзебез җылыта идек, - ди бакча мөдире...
-
Мөшбикә мәчете кубогы Чирмешәндә калды
Район үзәгендә төзелүче Мөшбикә мәчете кубогына үткән республика хоккей ярышларында Чирмешән командасы беренче урынны яулады. Казан спортчылары - икенче, Яр Чаллы хоккейчылары өченче урында. Ярышларда барлыгы алты районнан җиде команда (Чирмешәннән, Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Мөслимнән һәм Әлмәттән ике команда) көч сынашты. -Традицион ислам айлыгы барышында Чирмешәндә хоккей буенча...
-
Чирмешәндә Мөшбикә мәчете кубогына хоккей буенча турнир узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары