Чирмешәндә тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә элеккеге җитәкче гаебен танып полициягә килгән
01 Узган атнада район территориясендә янгыннар булмаган. Ульяновка авылының янгын-коткару хезмәте бригадасына юл-транспорт һәлакәтенә чыгарга туры килгән. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә 7 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр 17 хәбәр теркәлгән. Район юлларында дүрт авария теркәлгән, берсендә тән җәрәхәте алучы бар , өчесе матди зыян белән. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 73 кеше...
-
Чирмешәндә милли көрәш буенча турнир узачак
Хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган Мирсәет Кәбиров истәлегенә багышлап милли көрәш буенча икенче ачык турнир узачак. Ярыш 18 ноябрьгә билгеләнгән. Бәйге "Чирмешән" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында үтәчәк. Анда 2002 елгы һәм яшьрәк көрәшчеләр бил алышырга тиеш ( 11 авырлык категориясендә). Катнашучыларны теркәү һәм үлчәнү сәгать 8дән 9га кадәр...
-
Чирмешәндә төзелүче яңа спортзал 100 миллион сумга төшәчәк
Район үзәгендә физкультура - савыктыру комплексы янында төзелүче яңа спортзалның фундаменты әзер, стеналарын күтәрәләр. Казаннан килгән төзүчеләр быел бинаның түбәсен дә ябарга планлаштыралар. Әлеге объект төзелешенә 100 миллион сумнан күбрәк акча каралган дип хәбәр иттеләр район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегеннән. Автор фотосы Безнең сайтта укыгыз: 17 яшьлек кыз үзен...
-
Чирмешәндә люминесцент лампаларны кая илтергә?
Авылдагы йортта ремонт ясадык. Шул уңайдан элекеге люминесцент лампаларны да заманча яктырткычларга алмаштырдык. Хәзер инде куллануга ярамый торган байтак лампа җыелды. Аларны чүплекләргә ташларга ярамый дип беләбез. Әлеге сорау уңаеннан без районда каты көнкүреш калдыкларын җыючы "Чиста шәһәр" җәмгыяте директоры Радик Әхмәтовка мөрәҗәгать иттек. -Дөрестән дә андый проблема бар, -...
-
Чирмешәндә паспортлар тапшырдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия Гамирова фотолары
-
Чирмешәндә волейбол буенча чемпионат җиңүчесен 15 мең сум премия көтә
Кадыйр Гомәров фотосы Оешмалар, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында волейбол буенча район чемпионаты старт ала. Ул ноябрьдә башланып, февраль аенда тәмамланырга тиеш. Зур бәйгедә ир-егетләр арасында көч сынашачак командалар исемлеге мәгълүм инде. Анда район үзәгеннән - 17, авыл җирлекләреннән 19 команда ярыша. Алар ике төркемгә бүленеп туп куачак. -Чемпионатның положениесе нигезендә,...
-
Чирмешәндә галимнәр, тарихчылар катнашында фәнни-практик конференция булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия Гамирова фотолары
-
Чирмешәндә суүткәргечләр яңарды
Быел "Чиста су" программасы буенча, газлаштыру фонды аша Чирмешәндә 2486 метр озынлыгында яңа суүткәргеч линия сузылды. -Казаннан килгән осталар җәй көне Чирмешәннең Совет, Нагорная, Карл Маркс, Шешминская, Гагарин, Дорожная урамнарының аерым өлешләрендә яңа суүткәргеч торбалар салынды, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыятенең директор урынбасары Михаил Арютин. - Яңа үткәргечләр...
-
Чирмешәндә реклама урнаштыру кагыйдәсен бозучыга штраф салганнар
Үткән атнада район башкарма комитетының административ комиссиясе Туймәт, Утыз Имән, Чирмешән авылларында булып, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 12 гражданга карата беркетмә төзегән. Экологлар исә Чирмешәндә тиешсез алты урында түгелгән чүплеккә тап булганнар. -Туймәт авылында ике гражданга карата беркетмә төзедек. Төзелеш эшләре күптән тәмамланса да, яннарында, урамда ком, таш калдыклары өелеп ята,...
-
Чирмешәндәге Мөшбикә мәчете төзелешендә эш туктамый
Чирмешәннең Амур ягында төзелүче Мөшбикә мәчетенең эчке һәм тышкы ягында да эш тукталмый. Бинаның эчке өлешендә түбә һәм стеналарны матурлыйлар, идәнгә плитә җәяләр. Тышкы якта эш күләме бик күп түгел. Бүген койма өчен терәк баганалар күтәрәләр, тимер баганаларны матур кирпеч белән әйләндерәләр. Мондый баганалар йөздән дә күбрәк булачак. Әлеге районда...
-
Чирмешәндә ана капиталына сертификатлар тапшырдылар
Район ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 18 яшь әнигә "Ана капиталына" сертификатлар тапшырдылар. Якташларыбызны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова тәбрикләделәр. Сертификат алучылар арасында Чирмешәндә яшәүче Ләйлә Исмәгыйлова да бар иде. -Безнең икенче улыбыз туды. Зур кызыбызның исеме Раяна, улыбызга Илдан исеме куштык, -...
-
Чирмешәндә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр
Шушы көннәрдә Чирмешәнгә республикабызның барлык районнарыннан җыелган информатика укытучылары бүгенгесе көнне бик актуаль мәсьәлә - балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр. Хәзер һәркемнең диярлек йортында компьютер бар, Интернет тоташтырылган. Балалар аның каршында көннәр, сәгатьләр буе утыралар. Кайбер ата-аналар балаларының анда нәрсә караулары, укулары, нинди мәгълүмат алулары турында кызыксынмыйлар да. Ә кызыксынырга...
-
37 ел күрешмәгән әфганчылар Чирмешәндә очрашты
Алар Әфганстанда нибары ике-өч тапкыр гына күрешәләр. Тик шул арада, сугыш барган чит-ят җирләрдә дуслашып өлгергән чуваш һәм татар егете - Ульяновка авылыннан Андриан Михайловка һәм Чумачкадан Марат Дәүләтшинга бер-берсен бары 37 елдан соң эзләп табып очрашырга насыйп булган. -Мине армиягә 1980 елда алдылар, Түбән Камада эшли идем. Самарада поезда...
-
Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына корбан күчтәнәчләре китергәннәр
Кадерле мөселман кардәшләр! Чалган корбаннарыгыз, безгә биргән сәдакаларыгыз кабул булсын, Ходай Тәгалә киң күңелегезне күреп, сезгә һәм якыннарыгызга рәхимле һәм шәфкатьле булсын. Исәнлек-саулык, мул тормыш, бәхет теләп, Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатында яшәүчеләр һәм биредә эшләүчеләр исеменнән Рәзилә Якубова.
-
“Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәменә чакырабыз!
20 майда - якшәмбе көнне Чирмешәндә - Яшьләрнең ял итү үзәге каршында "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме оештырыла. Чирмешәнлеләрне һәм район кунакларын биредә гармун һәм баян моңнары, күңелле чыгышлар һәм кызыклы тамаша көтә. Ә инде гармунда яки баянда уйный белүчеләр зур сәхнәдә үз осталыкларын күрсәтә алачак. Бәйрәм 10 сәгатьтә башлана, рәхим итегез!