Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә мөмкинлекләре чикле балаларның көчле рухлы әниләрен кунак иттеләр

Узган шимбә көнне, Әниләр бәйрәме алдыннан, үзәк ашханәгә иң сабыр, шәфкатьле, авырлыкларга бирешмәүче, көчле рухлы райондашларыбызны- мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче әниләрне чакырдылар. Йөрәге астында җан яралуын сизгән һәр хатын-кыз баласының бар яктан төгел, сау-сәламәт булып тууын тели. Ләкин язмыш алдан язылган диләр шул, "Сезнең балагыз авыру" дигән җөмлә, мөгаен, күпчелек...

Узган шимбә көнне, Әниләр бәйрәме алдыннан, үзәк ашханәгә иң сабыр, шәфкатьле, авырлыкларга бирешмәүче, көчле рухлы райондашларыбызны- мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче әниләрне чакырдылар.


Йөрәге астында җан яралуын сизгән һәр хатын-кыз баласының бар яктан төгел, сау-сәламәт булып тууын тели. Ләкин язмыш алдан язылган диләр шул, "Сезнең балагыз авыру" дигән җөмлә, мөгаен, күпчелек өчен аяз көнне яшен суккандай яңгырыйдыр.

-Биредә утыручы һәр хатын-кыз, аның гаиләсе хакында сәгатьләр буе сөйләп була, -диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина кунакларны бәйрәм белән котлап.- Һәрберегез зур ихтирамга лаек кешеләр, түземлелек үрнәге. Сез балаларыгыз өчен ныклы таяныч, алар сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Бүген дә сабыйларыгызны калдырып чыгып киткәнгә, күңелләрегез тыныч түгелдер. Барыгызгы да сабырлык, сәламәтлек телим.

Нинди яшьтә булуына карамастан, әнисе өчен бала гел бала булып кала. Туймәттән килгән алты бала әнисе -75 яшьлек Нәфисә апа Галимованың өлешенә дә байтак сынаулар туры килә, бер улы авариядә вафат була, берсе авыр операция кичерә, яшьтән үк авыру улына да инде 38 яшь.

-Бабай да, үзем дә олыгайдык инде, -ди Нәфисә апа. -Кан басымы гел уйнап тора. Ләкин нишлисең, уземне карарга вакыт юк, мин улларыма кирәк.

Лашманда яшәүче Дания Туктарованың улына быел 20 октябрьдә 20 яшь тулыр иде. Бер ел элек авыр чир аны мәңгелеккә әти-әнисенең кочагыннан тартып алган. 30 ел элек беренче кызын җирләгән әни өчен бу аеруча авыр хәсрәт була.

-Улым 16 яшендә чирләде. Әүвәл төгәл диагноз куя алмадылар, -ди Дания. -Температурасы төшмәде. Шәһәргә барып тикшеренгәч, барысы да ачыкланды. Больницта яткан вакытында, бик якынайдык бер- беребезгә. Аның газапланганын күреп, йөрәгем ничек түзде генә икән ?! Шул авыр чакларда безне ялгыз калдырмадылар, бөтен авыл белән ярдәм иттеләр.

Очрашуга килгән әниләрнең һәрберсенең үз язмышы, ләкин аларны балаларын чиксез ярату хисе берләштерә. Әнә, Утыз Имәннән шулай ук язмыш сынавына дучар булган Әлфия Вәлиуллина да янәшәдә утыручыларга телефоннан кызының фотосын күрсәтеп, аның турында чиксез горурлык белән сөйләде. Мактанырлыгы да бар, Айгөл яшьтән үк биергә ярата, авылда аңардан башка бер концерт та узмый. Лашманнан Гөлия Гыймранованың кызы Алсу да иҗат кешесе, аның кул эшләнмәләре һәрбер күргәзмәдә диярлек урын ала.

Әйе, бүгенге бәйрәмгә килгән һәр әни турында күп итеп язып була.

-Бүген районда физик мөмкинлекләре чикле 56 бала бар, -ди бәйрәмдә катнашкан район үзәк больницасы педиатры Саимә Әбдрәшитова.- Без аларның һәрберсен яхшы беләбез. Дәүләт авыру балаларны кайгырта, бушлай дарулар, шифаханәләргә, тернәкләндерү үзәкләренә юлламалар бирелә. Шунысы борчуга сала, физик мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче кайбер ата-аналар үзләренә "бикләнә", башкалар белән аралашмыйлар, чараларда катнашмыйлар. Бу дөрес түгел, бала үз яшьтәшләре белән аралашырга тиеш.Аны дөньяга алып чыгудан куркырга кирәкми.

Бәйрәмдә Әниләр адресына әле тагын байтак котлау сүзләре яңгырады.

Район үзешчәннәре Әниләр өчен концерт программасы әзерләгәннәр, бүген күбрәк балалар чыгыш ясады. Якташларыбызны котларга "Татар кызы" бәйгесе җиңүчесе -Кармыш кызы Гөлназ Гатина да кайткан.

Әлеге бәйрәмне оештырган район инвалидлар җәмгыяте кунакларга -әниләргә истәлеккә бүләкләр таратты.

Автор фотолары

Безнең сайтта укыгыз:

Илсөя Бәдретдинова: "Сәхнәгә зур тыюлар аша күтәрелдем" - "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы Чирмешәндә иттеләр мөмкинлекләре чикле балаларның көчле рухл әниләрен кунак