Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә иминлекне видеокамералар саклый

Район үзәге урамнарында 17 тышкы күзәтү камерасы урнаштырылган. -Чирмешәндә "Куркынычсыз шәһәр" федераль программа кысаларында халык күп йөри торган урамнарга: Чирмешән лицее янында, Технический һәм Титов, Гагарин һәм Дзержинский урамнарының юл чатында быел гына да өч күзәтү камерасы куелды, -ди Чирмешән полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов.- Алар полиция бүләкчесенә тоташтырылган....

Район үзәге урамнарында 17 тышкы күзәтү камерасы урнаштырылган.

-Чирмешәндә "Куркынычсыз шәһәр" федераль программа кысаларында халык күп йөри торган урамнарга: Чирмешән лицее янында, Технический һәм Титов, Гагарин һәм Дзержинский урамнарының юл чатында быел гына да өч күзәтү камерасы куелды, -ди Чирмешән полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов.- Алар полиция бүләкчесенә тоташтырылган. Андый-мондый хәл килеп чыккан очракта камералар хокук бозучыларны "кайнар эздщн", тизрәк ачыклау эшен җиңеләйтә. Әйтик, агымдагы елны ике җинаять - урлау очраклары камералар ярдәмендә ачылган.

Бүген районның барлык диярлек мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә дә камералар урнаштырылган, алардан тыш мәктәпләр һәм балалар бакчалары ярдәмгә чакыру кнопкалары белән дә җиһазланган.

Әлеге программа кысаларында да камералар куюны киләсе елларда дәвам итәчәкләр.

pixabay.com фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Туймәттән Кәримовлар гаиләсе - республика бәйгесе җиңүчеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә иминлекне видеокамералар саклый