Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә шәхси йорттан унар мең сумлык автомобиль ачкычы урлап чыкканнар

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмады. Бу хакта 135нче янгын частеннан хәбәр иттеләр. 02 13 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсендә 22 хәбәр теркәлгән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 12 административ беркетмә төзелгән. Бер юл-транспорт һәлакәте (материаль зыян белән) теркәлгән, юл йөрү кагыйдәләрен бозган 76 кеше...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмады. Бу хакта 135нче янгын частеннан хәбәр иттеләр.

02 13 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсендә 22 хәбәр теркәлгән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 12 административ беркетмә төзелгән.

Бер юл-транспорт һәлакәте (материаль зыян белән) теркәлгән, юл йөрү кагыйдәләрен бозган 76 кеше ачыкланган, бер кеше транспорт чарасы белән аек булмаган килеш идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылачак.

17 ноябрьгә каршы төндә Лашман авылында билгесез кешеләр, бинаның стеналарын сүтеп, райпо кибетен басмакчы булганнар.

Шешминка авылында 34 яшьлек ир-атны кыйнаганнар. Полиция хезмәткәрләре бу эш буенчатикшерү алып бара.

Чирмешәндә шәхси йорттан унар мең сумлык автомобиль ачкычы һәм автосервис ачкычлары урлап чыкканнар. Тикшерү бара.

03 Ашыгыч медицина ярдәменә узган шимбә-якшәмбе көннәрендә 35 чакыру кергән.

Фельдшер Гөлнур Әхмәтҗанова әйтүенчә, чакыртуларның күбесе югары кан басымыннан интегүчеләр янына булган. Тәүлек саен югары температуралы 2-3 авыруга да ярдәм күрсәтергә туры килгән, көнкүрештә җәрәхәт алучылар да булган.

04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары 37 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Авылларда референдум үтте, Чирмешәндә - юк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә Проблема бар сумлык шәхси йорттан унар мең автомобиль ачкычы урлап чыкканнар