Чирмешәндә тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә "Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты узды (ФОТОРЕПОРТАЖ 1нче өлеше)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Чирмешәндә төзелүче мәчетнең идәннәре дә җылы
Чирмешәндә, Амур ягында төзелүче мәчеттә төзелеш, залларны бизәкләү эшләре дәвам итә. Биредә җылылык системасы хәрәкәткә җибәрелгән дә, торбалар идәннәр астыннан ук үткәч, аякка да җылы. Мәчет тирәсендә, коелган коймалар бастыру өчен, кирпечтән өеп, 110 терәк багана утыртканнар. Чирмешән районында иң матур, иң затлы булачак әлеге Аллаһ йортын Әмир егетләре -...
-
Чирмешәндә 2018нче елда беренче баласы туган гаиләләргә акча түли башлыйлар
2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын тапкан, яки уллыкка алган хатын-кызларга айлык түләү күләме 8490 сум тәшкил итәчәк. Шулай да аны алуның үз шартлары бар. Иң элек ананың да, баланың да Россия Федерациясе гражданлыгы булырга һәм алар Россия Федерациясе территориясендә даими яшәргә тиеш. Җан башына уртача гаилә кереме 13713...
-
Чирмешәндә балалар өчен Чыршы бәйрәме үтте
Ел саен декабрь азагында район үзәгенә авыллардан да балаларны чакырып, зур чыршы бәйрәме оештыралар. Быел ул кадетлар мәктәп-интернатының тамаша залында узган. Балалар бәйрәмгә төрле костюмнар киеп килгәннәр, шигырьләр, җырлар әзерләгәннәр. 100дән күбрәк баланы Кыш бабай белән Кар кызы якынлашып килүче яңа ел белән котлаганнар, уеннарда катнашкан сабыйларга мулдан бүләкләр өләшкәннәр....
-
Чирмешәндә Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне бизәү буенча район бәйгесенә йомгак ясалды
Быел да район үзәгендәге балалар бакчалары бу яктан яңа елга җитди әзерләнгәннәр, "Ландыш", "Каенкай", "Әкият", "Ромашка", "Чишмәкәй" территорияләре утлары җемелдәп торучы чыршылар белән сөендерә, төрле җәнлекләр, хайваннар, әкият персонажлары гәүдәләндерелгән кар сыннар ясаганнар, аларда әйтерсең лә зоопарк булдырганнар. Бик матур, бик күркәм! Әлеге бакчалар коллективлары Дипломнар һәм 5әр мең сум...
-
Чирмешәндә бер бала канализация чокырына егылып төшкән
01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Якшәмбе көнне янгын-коткару хезмәте хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар белән берлектә Чирмешәндә югалган 10 яшьлек малайны эзләүдә катнашканнар. Ахырдан билгеле булганча, бала өсте ябылмаган канализация чокырына төшеп киткән. Шөкер, ул сау-сәламәт. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә 18 декабрьдән 24 декабрьгә кадәр 37 хәбәр теркәлгән. Бер...
-
Чирмешәндә чаңгы сезонын ачтылар
Узган шимбә көнне район үзәгендәге стадионда үткән чаңгы ярышларында Чирмешәннән 64 яшьлек Сәгыйт абый Закиров та призлы урынга ия булды. Йөзгә якын чаңгычы арасында ул бу көнне иң олысы иде. Пенсионер 1 километр ара узды. -Я, хәлең ничек соң, Сәгыйт абый? - дим финишка бераз кызарып, тирләп-пешеп килгән чаңгычыга. -И,...
-
Чирмешәндә чаңгы сезоны ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат Гомәров фотолары
-
Чирмешәндә 1953нче елгы фаҗигане искә алдылар
1953нче елның 14 декабрендә Чирмешәндә мәктәп бинасында чыккан янгында 15 укучының һәм бер укытучының гомере өзелә. Керосин лампасыннан башланган янгын мәктәп буенча бик тиз тарала. Монда әти-әниләр, балаларын коткармакчы булып, утка ташланалар. Мәктәпнең запас ишеген дә шунда куелган яңа җиһаз каплый. Тормышларын саклап калыр өчен, укучылар икенче каттан сикерәләр. Әмма...
-
Чирмешәндә җәяүлене бәрдәргәннәр
Үткән атнада юл идарәсе белән Чирмешән арасындагы юлда төнге сәгать 12 тирәсендә район үзәге ягыннан кайтучы җиңел машина җәяүлене бәрдерә, ул шунда ук һәлак була. -Кара Чишмә кешесе машина юлыннан барган, киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлары булмаган. Хәзер бу эш буенча тикшерү бара, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин....
-
Чирмешәндә узган спартакиада кубогы Елховойга китте
Чирмешәннең физкультура-сәламәтләндерү комплексында мөселман яшьләре арасында узган спартакиадада Елховой авылы командасы беренче урынны яулады, Чирмешән һәм Кармыш спортчылары икенче һәм өченче урыннарда. Җиде командадан 80кә якын кеше өстәл теннисы, турникта тартылу, мини-футбол, аркан тарту буенча һәм эстафетада көч сынаштылар. Өстәл теннисы буенча Чирмешән лицее укучысы Рәзил Дәүләтшинга тиңнәр булмады, ул...
-
Чирмешәндә шахмат турниры була
9 декабрь көнне яшьләрнең ял итү үзәгендә шахмат буенча турнир уза. Әлеге чараны районның инвалидлар җәмгыяте инвалидлар декадасы кысаларында оештырса да, анда һәркем катнаша ала. Ярышлар сәгать 9да башлана. Кадрия Гамирова фотосы
-
Чирмешәндә ВИЧ-инфекцияле 24 кеше исәптә тора
СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көне уңаеннан район мәктәпләрендә, күпчелек оешмаларда әлеге куркыныч афәт, аны йоктырмау һәм саклану юллары турында сөйләштеләр. Туган як тарихы музеенда "СПИДка каршы - бергәләп" темасына сөйләшү өчен "түгәрәк өстәл" артына җыелдылар. Мәгариф, мәдәният, медицина хезмәткәрләренә, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь Гвардия" активистларына иң элек ВИЧ-инфекцияне йоктырмау...
-
Чирмешәндә ике көн эчендә: исерек шофер, машинада контрафакт һәм авария
Машина йөртүчене ныграк сыйлаганнар Үткән атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре Бәркәтә авылында "ВАЗ-2105" машинасын туктаталар. 1949нчы елгы ир-ат иртәнге тугызынчы яртыда руль артына исерек килеш утырып юлга чыга, дөресрәге, 68 яшьлек бабайның шулай кунактан кайтуы була. Инспекторлар аны өенә кайтаралар һәм эвакуатор чакыртып, машинасын штрафстоянкага озаталар. Хәзер инде абзыйга пенсия акчасыннан шактый...
-
Чирмешәндә иң күп сөтне Түбән Кәминкә авыл җирлеге тапшыра
Районыбызның шәхси хуҗалыкларында бүген 1908 баш (былтыр - 1833) сыер асрала. Узган 10 айда (январь-октябрь) шәхси хуҗалыклар сөт сатудан барлыгы 63 миллион сум керем алганнар, бу - былтыргыдын 3 миллион сумга күбрәк. Шушы узган ун айда райондагы 18 авыл җирлегендә яшәүче сыер асраучылар 33236 центнер сөт тапшырганнар, (былтыр - 31206)....