Мәскәүдә ясыйлар, Чирмешәндә саталар
Чирмешәндә үткән атна якшәмбесендә Самара, Оренбург, Башкортстан, Казан, Әлмәт, Кукмара һәм башка шәһәр һәм районнардан килгән эшмәкәрләр дә сату итте. Ярминкә мәйданында буш урын калмады да. 7-8 кеше бал һәм суелган казлар сатты, балның өч литрлы банкадагысы өчен - 1000, ә казларга 1300-1600 сум сорадылар. Мәскәүдә балчыктан ясалган чүлмәкләр, кувшиннар,...
Чирмешәндә үткән атна якшәмбесендә Самара, Оренбург, Башкортстан, Казан, Әлмәт, Кукмара һәм башка шәһәр һәм районнардан килгән эшмәкәрләр дә сату итте. Ярминкә мәйданында буш урын калмады да.
7-8 кеше бал һәм суелган казлар сатты, балның өч литрлы банкадагысы өчен - 1000, ә казларга 1300-1600 сум сорадылар.
Мәскәүдә балчыктан ясалган чүлмәкләр, кувшиннар, Ростовтан - егерме төрле хәлвә, Самарадан машина-машина алма алып килгәннәр. Сайлап алырлык.
Ярминкәдә кәбестә, балык, ит, картиналар, тәрәзә челтәрләре, бозаулар, җиләк-җимеш, кием-салым, он да бар иде.
Автор фотолары
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев