Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә чүп контейнерын урлаганнар

01 25нән 26нчы ноябрьгә каршы төндә янгын сүндерүчеләр Шешминка авылында буш йортта чыккан ут сүндерергә барган. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Бу хәбәрне 135нче янгын частеннан алдык. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 15 хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 6 административ беркетмә төзегәннәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен...

01 25нән 26нчы ноябрьгә каршы төндә янгын сүндерүчеләр Шешминка авылында буш йортта чыккан ут сүндерергә барган. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Бу хәбәрне 135нче янгын частеннан алдык.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 15 хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 6 административ беркетмә төзегәннәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 24 очрагы ачыкланган.

Билгесез затлар Техническая урамындагы чүп контейнерлары мәйданчыгыннан "Чиста шәһәр" җәмгыятенең бер евроконтейнерын урлаганнар.

"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсеннән чәчкеч тәгәрмәчләрен сүтеп киткәннәр.

Шулай ук Туймәт авылы янындагы "Нурлатнефть" идарәсе скважинасыннан ике тимер торба урлаганнар. Әлеге ике факт буенча тикшерү бара.

03 Үткән ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен 30 тапкыр чакыртканнар. Фельдшерлар әйтүенчә, 3 кешедә ОРВИ булган, 2 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган. "Ашыгыч ярдәм"гә ут казасына һәм юл-транспорт һәлакәте урынына чыгарга туры килгән.

04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада җиһазлар төзәтү һәм көйләү буенча 30 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәндә мөмкинлекләре чикле балаларның көчле рухлы әниләрен кунак иттеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә кеше һәм закон чүп контейнерын урлаганнар

2
X