Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Авылларда референдум үтте, ә Чирмешәндә - юк

Районның авыл җирлекләрендә гражданнардан үзсалым акчалары җыюга бәйле референдумда күпчелек халык катнашып, бюллетеньдә " әйе" тамгасын билгеләде. Ә менә Яңа Элмәледә референдум үтте, әмма бюллетень алганнардан 83,5 процент халык референдумга куелган мәсьәләләргә каршы булуын белдергән. Чирмешәндә, исемлеккә кертелгән гражданнарның 42,9 проценты гына бюллетеньнәр алган, ягъни тиешледән, 50 проценттан да ким,...

Районның авыл җирлекләрендә гражданнардан үзсалым акчалары җыюга бәйле референдумда күпчелек халык катнашып, бюллетеньдә " әйе" тамгасын билгеләде. Ә менә Яңа Элмәледә референдум үтте, әмма бюллетень алганнардан 83,5 процент халык референдумга куелган мәсьәләләргә каршы булуын белдергән.

Чирмешәндә, исемлеккә кертелгән гражданнарның 42,9 проценты гына бюллетеньнәр алган, ягъни тиешледән, 50 проценттан да ким, шунлыктан бу җирлектә, закон буенча, референдум үтмәгән дип санала.

Нишләтәсең, референдум халык фикерен белү, аның белән киңәш тоту максатыннан үткәрелә. Чирмешәнлеләр иң элек үзсалым акчасын (бер кешедән 1000 сум) күпсенделәр бугай. Кайберәүләрне икенче кайберәүләрнең үткән елдагы өчен үзсалым акчасын түләми калулары да үпкәләткән. Түләргә икән, барысы да түләргә тиеш.

-Плюрализм, фикер төрлелеге булырга тиеш. Референдум үтмәгән, яисә анда куелган мәсьәләләр кабул ителмәгән икән, алар республикадан да байтак ярдәм ала алмаячак, үзсалымның 1 сумына 4 сум нисбәтеннән республика да акча бирә бит, -диде район башлыгы фердинат Дәүләтшин, референдум йомгакларына бәя биреп. -Нинди нәтиҗә дә - нәтиҗә. Бәлки без кайбер мәсьәләләрнең мөһимлеген халыкка тиешенчә аңлата алмаганбыздыр.

Районда бу референдумда исемлеккә кертелгәннәрнең 62,46 проценты, ягъни 9253 кеше катнашкан.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин әйтүенчә, референдум барышында хокук бозулар булмаган, шикаятьләр кермәгән.

Автор фотолары

Безнең сайтта укыгыз:

Данир Сабировның хатыны Миләүшә «Лучше всех»та катнашуның күпмегә төшүен әйтте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы Чирмешәндә үтте Авылларда юк референдум

2
X