Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче Әкълимә апа яңалыкларны белеп тора

Чирмешәндә яшәүче Әкълимә Абдуллина гомере буе МСОда, төзелештә эшләп лаеклы ялга чыккан. 80 яшен тутырган якташыбызның, кызганыч, авыр эш үзенекен иткән, аяклары авырта, өй эчендә генә хәрәкәтләнә. Шулай да ул район яңалыкларыннан хәбәрдар, "Безнең Чирмешән"не укып бара. Ялгыз гомер итүче ветеранга һәр елны районның берәр оешмасы район газетасына подписка бүләк...

Чирмешәндә яшәүче Әкълимә Абдуллина гомере буе МСОда, төзелештә эшләп лаеклы ялга чыккан.

80 яшен тутырган якташыбызның, кызганыч, авыр эш үзенекен иткән, аяклары авырта, өй эчендә генә хәрәкәтләнә. Шулай да ул район яңалыкларыннан хәбәрдар, "Безнең Чирмешән"не укып бара.

Ялгыз гомер итүче ветеранга һәр елны районның берәр оешмасы район газетасына подписка бүләк итә. Быел дәүләт статистика бүлегенең район бүлекчәсе белгечләре Гөлназ Гайсина, Ралия Җиһаншина, Альбина Камаловалар Әкълимә апага шундый бүләк ясаганнар, 2018 елның беренче яртысына "Безнең Чирмешән"гә яздыр-
ганнар.

-Район газетасыннан аермаганнары өчен, бу мәрхәмәтле кешеләргә зур рәхмәт, - ди Әкълимә Абдуллина.
- Күзләр начаррак күрсә дә, мин яңалыклар белән танышырга тырышам, үз районыңның хәбәрләрен беләсе килә бит, бигрәк тә минем кебек өйдә генә торган кешегә.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә яшәүче Әкълимә апа яңалыкларны белеп тора