Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне бизәү буенча район бәйгесенә йомгак ясалды

Быел да район үзәгендәге балалар бакчалары бу яктан яңа елга җитди әзерләнгәннәр, "Ландыш", "Каенкай", "Әкият", "Ромашка", "Чишмәкәй" территорияләре утлары җемелдәп торучы чыршылар белән сөендерә, төрле җәнлекләр, хайваннар, әкият персонажлары гәүдәләндерелгән кар сыннар ясаганнар, аларда әйтерсең лә зоопарк булдырганнар. Бик матур, бик күркәм! Әлеге бакчалар коллективлары Дипломнар һәм 5әр мең сум...

Быел да район үзәгендәге балалар бакчалары бу яктан яңа елга җитди әзерләнгәннәр, "Ландыш", "Каенкай", "Әкият", "Ромашка", "Чишмәкәй" территорияләре утлары җемелдәп торучы чыршылар белән сөендерә, төрле җәнлекләр, хайваннар, әкият персонажлары гәүдәләндерелгән кар сыннар ясаганнар, аларда әйтерсең лә зоопарк булдырганнар. Бик матур, бик күркәм! Әлеге бакчалар коллективлары Дипломнар һәм 5әр мең сум акчага сертификат ияләре.

1нче Чирмешән мәктәбе дә кар сыннар арасында. Барын да зәвык белән ясаганнар.

Туган як тарихы музее район үзәгендә беренче булып чыршы утларын кабызды, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автомобиль инспекциясе куйган чыршы утлары ерактан ук игътибарны җәлеп итә, автотранспорт предприятиесе автовокзал тирәсен оригиналь итеп бизәгән. Алар һәм "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте, район үзәк китапханәсе, хәрби комиссариат, янгын часте, балалар сәнгать мәктәбе, район мәдәният йорты, яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге, Чирмешән авыл җирлеге Советы, "Энерготехсервис" та Дипломнарга һәм сертификатларга ия булдылар. Бу коллективларның кайсылары территорияләрне, кайсылары район үзәгендәге төп чыршыны, урамнарны бизәүдә актив катнашканнар.

Район газетасы редакциясе дә билгеләп үтелде. газетада һәм сайтта чыршылар, территория-
ләр бизәлеше, Яңа елга әзерлек барышы, төрле чаралар актив, киң яктыртылды.

Кызганыч, быел да сәүдә үзәкләре, шәхси кибетләр чыршылар куюга, территорияләрне бизәүгә җавапсыз карадылар, күбесе бу эштән читтә калды. Район торак пунктларында да байтак урында чыршы бастырганнар, аларны матур итеп бизәгәннәр, кар сыннар ясаганнар.

Бәйгенең авыл җирлекләре арасындагы төркемендә Иске Котыш, Ивашкино, Югары Кәминкә, Ульяновка, Иске Үтәмеш, Кармыш җирлекләре җиңүче дип табылды, һәркайсына Дипломнар һәм 10ар мең сумга сертификатлар бирелде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә Яңа ел чыршыларын территорияләрне бизәү буенча район бәйгесенә йомгак ясалды