Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә бер бала канализация чокырына егылып төшкән

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Якшәмбе көнне янгын-коткару хезмәте хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар белән берлектә Чирмешәндә югалган 10 яшьлек малайны эзләүдә катнашканнар. Ахырдан билгеле булганча, бала өсте ябылмаган канализация чокырына төшеп киткән. Шөкер, ул сау-сәламәт. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә 18 декабрьдән 24 декабрьгә кадәр 37 хәбәр теркәлгән. Бер...

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Якшәмбе көнне янгын-коткару хезмәте хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар белән берлектә Чирмешәндә югалган 10 яшьлек малайны эзләүдә катнашканнар. Ахырдан билгеле булганча, бала өсте ябылмаган канализация чокырына төшеп киткән. Шөкер, ул сау-сәламәт.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә 18 декабрьдән 24 декабрьгә кадәр 37 хәбәр теркәлгән.

Бер атнада 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә (Кара Чишмә янында) бер кешенең гомере өзелгән, калганнары - материаль зыян белән.

Район юлларында юл йөрү кагыйдәләрен бозган 118 кеше ачыкланган.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 14 административ беркетмә төзегәннәр.

"Чыршы" операциясе барышында Иске Кади авылы янындагы посадкадан законсыз рәвештә чыршы кисеп алу факты ачыкланган. Агачны кискән шул авыл кешесе административ җаваплылыкка тартылачак.

Полиция бүлекчәсенә авыл халкыннан сөт җыйган һәм аның өчен исәп-хисап ясамаган Туймәт кешесенә карата берничә гариза кергән. Бүген аның бурычы 111 мең сумга җиткән.

03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме белгечләрен 30 тапкыр чакыртканнар.

Фельдшер Гөлнур Әхмәтҗанова әйтүенчә, бу көннәрдә югары температуралы кешеләр янына 10 тапкыр барырга туры килгән, ике кеше көнкүрештә алган җәрәхәтләр белән мөрәҗәгать иткән. Күпчелек чакыртулар - хроник авырулар янына булган.

04 Узган атнада газ хезмәте слесарьлары җиһазларны көйләү һәм ремонтлау белән бәйле 40 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә төшкән канализация чокырына бер бала