Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә 2018нче елда беренче баласы туган гаиләләргә акча түли башлыйлар

2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын тапкан, яки уллыкка алган хатын-кызларга айлык түләү күләме 8490 сум тәшкил итәчәк. Шулай да аны алуның үз шартлары бар. Иң элек ананың да, баланың да Россия Федерациясе гражданлыгы булырга һәм алар Россия Федерациясе территориясендә даими яшәргә тиеш. Җан башына уртача гаилә кереме 13713...

2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын тапкан, яки уллыкка алган хатын-кызларга айлык түләү күләме 8490 сум тәшкил итәчәк. Шулай да аны алуның үз шартлары бар.

Иң элек ананың да, баланың да Россия Федерациясе гражданлыгы булырга һәм алар Россия Федерациясе территориясендә даими яшәргә тиеш. Җан башына уртача гаилә кереме 13713 сумнан да артып китмәве дә шарт булып тора.

2018 елның 3 гыйнварыннан барлык социаль яклау органнарында түләү билгеләү өчен кирәкле документлар кабул итә башлыйлар.

Айлык түләүләр алу өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткәндә, ул бала туган көннән түләнә башлый. Ә инде соңгарак калган очракта мөрәҗәгать иткән көннән генә бирелә. Социаль яклау органнарында айлык түләүне рәсмиләштерергә килгәндә үзең белән баланың туу турындагы таныклыгын, гаилә әгъзаларының соңгы 12 айдагы керемнәре турында белешмә, банкта ачылган счетларның реквизитларын алып барырга. Билгеле, гариза бирүченең паспорты да үзе белән булырга тиеш. Түләүләрне бер елдан соң кабат озайтырга, документлар китерергә кирәк.

Аз керемле гаиләләрдә икенче бала туганда да ярдәм булачак. Ана капиталына сетификат алган гаилә аны, балага бер яшь тә алты ай булганчы, айлык түләүләргә тота ала.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә башлыйлар акча түли туган гаиләләргә беренче баласы 2018нче