Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә чаңгы сезонын ачтылар

Узган шимбә көнне район үзәгендәге стадионда үткән чаңгы ярышларында Чирмешәннән 64 яшьлек Сәгыйт абый Закиров та призлы урынга ия булды. Йөзгә якын чаңгычы арасында ул бу көнне иң олысы иде. Пенсионер 1 километр ара узды. -Я, хәлең ничек соң, Сәгыйт абый? - дим финишка бераз кызарып, тирләп-пешеп килгән чаңгычыга. -И,...

Узган шимбә көнне район үзәгендәге стадионда үткән чаңгы ярышларында Чирмешәннән 64 яшьлек Сәгыйт абый Закиров та призлы урынга ия булды. Йөзгә якын чаңгычы арасында ул бу көнне иң олысы иде. Пенсионер 1 километр ара узды.


-Я, хәлең ничек соң, Сәгыйт абый? - дим финишка бераз кызарып, тирләп-пешеп килгән чаңгычыга.

-И, и, белсәң рәхәтлеген, сулышлар киңәеп китте, көне яхшы, чаңгы шәп шуа. Мин башка көннәрдә дә монда килеп, стадион тирәли 6-7 тапкыр әйләнеп чыгам, бакчада да чаңгы юлы бар. Чаңгыларны улым бүләк итте, - ди һәвәскәр спортчы.

2нче Чирмешән мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Роман Акимчукны стартта ай күрде, кояш алды дисәң дә була. Әле генә кузгалып киткән иде югыйсә, инде көндәшләрен бер әйләнә артта да калдырып бара: шумый - "оча" гына. Телевизордан күрсәтелүче зур бәйгеләрдәге спортчылар сыман ансат, җиңел йөгерә.

-Урта яшьләрдәге яшүсмерләр арасында Россия чемпионатында катнашканым бар. Үземне формада тоту өчен көненә егермешәр километр йөгереп кайтам. Кызганыч, чаңгы спорты белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнү өчен Чирмешәндә яхшы база юк, - ди Роман.

Шундый оста чаңгычылар белән беррәттән, "ярар, беренче килмәсәм, һава сулап узармын", дип төрле оешмалардан дистанцияләрне "җиңгән" спортчылар шулай итеп Чирмешәндә быелгы чаңгы сезонын ачтылар. Үз тиңнәре, яшьтәшләре арасында Виктория Елистратова, Варвара Тимирясова (Ульяновка), Александр Апалаев (Ивашкино), Роман Акимчук (2нче Чирмешән мәктәбе), Татьяна Шерматова, Петр Захаров, Юлия Тимирясова, Татьяна Герасимова (балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе), Людмила Оськина ("Каенкай" балалар бакчасы), Дмитрий Савельев (газ хезмәте), Артем Писагин (өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты), Хәким Мәссаров (кадетлар мәктәп -интернаты) - иң көчлеләр булуларын расладылар.

Автор фотосы

Безнең сайтта карагыз:

Чирмешәндә чангы сезоны ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә чаңгы сезонын ачтылар