Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә узган спартакиада кубогы Елховойга китте

Чирмешәннең физкультура-сәламәтләндерү комплексында мөселман яшьләре арасында узган спартакиадада Елховой авылы командасы беренче урынны яулады, Чирмешән һәм Кармыш спортчылары икенче һәм өченче урыннарда. Җиде командадан 80кә якын кеше өстәл теннисы, турникта тартылу, мини-футбол, аркан тарту буенча һәм эстафетада көч сынаштылар. Өстәл теннисы буенча Чирмешән лицее укучысы Рәзил Дәүләтшинга тиңнәр булмады, ул...

Чирмешәннең физкультура-сәламәтләндерү комплексында мөселман яшьләре арасында узган спартакиадада Елховой авылы командасы беренче урынны яулады, Чирмешән һәм Кармыш спортчылары икенче һәм өченче урыннарда.

Җиде командадан 80кә якын кеше өстәл теннисы, турникта тартылу, мини-футбол, аркан тарту буенча һәм эстафетада көч сынаштылар.

Өстәл теннисы буенча Чирмешән лицее укучысы Рәзил Дәүләтшинга тиңнәр булмады, ул беренче урында. Турникта тартылу буенча Елховой егете Ислам Фәсхетдинов җиңде. Мини-футболны Чирмешән егетләре оста уйнадылар, көндәшләрен отып, гомумкоманда исәбенә очко китерделәр. Аркан тартуда Елховой командасы, җиңел атлетика буенча эстафетада Түбән Кәминкә спортчылары беренчеләр.

Кармыш, Бәркәтә, Туймәт командалары да уңышлы чыгыш ясадылар, призлы урыннар яуладылар.

Җиңүчеләргә Кубоклар, Дипломнар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Автор фотолары

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән юл участогы янында җәяүлене таптатканнар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә китте Елховойга кубокы спартакиада