Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә 1953нче елгы фаҗигане искә алдылар

1953нче елның 14 декабрендә Чирмешәндә мәктәп бинасында чыккан янгында 15 укучының һәм бер укытучының гомере өзелә. Керосин лампасыннан башланган янгын мәктәп буенча бик тиз тарала. Монда әти-әниләр, балаларын коткармакчы булып, утка ташланалар. Мәктәпнең запас ишеген дә шунда куелган яңа җиһаз каплый. Тормышларын саклап калыр өчен, укучылар икенче каттан сикерәләр. Әмма...

1953нче елның 14 декабрендә Чирмешәндә мәктәп бинасында чыккан янгында 15 укучының һәм бер укытучының гомере өзелә.

Керосин лампасыннан башланган янгын мәктәп буенча бик тиз тарала. Монда әти-әниләр, балаларын коткармакчы булып, утка ташланалар.

Мәктәпнең запас ишеген дә шунда куелган яңа җиһаз каплый. Тормышларын саклап калыр өчен, укучылар икенче каттан сикерәләр. Әмма барысы да котыла алмый, янгында 10нчы класс укучылары һәм аларның класс җитәкчеләре Ульяна Смалькова һәлак булалар.

Мемориаль үзәк хезмәткәрләре яшьләрнең ял итү үзеге коллективы белән берлектә әлеге фаҗиганең 64 еллыгы уңаеннан, чара оештырдылар. Кадетлар мәктәп-интернаты укучылары һәм укытучылары, район үзәгендә куелган һәйкәл янында җыелдылар, янгында һәлак булганнарны искә алдылар, чәчәкләр куйдылар.

cheremshan.tatarstan.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә елгы фаҗигане 1953 искә алдылар