Чирмешән тег белән яңалыклар
-
Без иртә олыгайдык
Бөек Ватан сугышы башланганда мин 10 яшьлек бала идем. Сугышның беренче көннәреннән үк әтине яу кырына озаттык. Әтине Бөгелмә шәһәренә ат белән мин илттем. Аларны мунчага алып кереп киттеләр, тик кире чыккач аны күрә алмадым. Бу әтине соңгы күрүем булды. Озак та үтмичә әтинең "хәбәрсез югалды" дигән язуы килде. Әни...
-
Урманда сак булыйк!
Җәйге корылык чорында хәтта бәләкәй генә ут чыганагы да зур янгынга сәбәпче булырга мөмкин. Янгын куркынычы зур булган сезонга "Чирмешән урманчылыгы" ДБУ махсус план эшләде. Бу чорда урманнарда коры үләннәр яндыруга юл куймау, минеральләштерелгән полосалар ясау, урманнарны чүп-чардан һәм коры үләннәрдән арындыру һәм башка эшләр үтәү каралды. "Чирмешән урманчылыгы" учреждениесе...
-
“Мәк” операциясе бара
2004нче елдан бирле, җәй башлану белән, Татарстан Республикасында "Мәк" оператив - профилактик операциясе үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты: майлы мәк һәм киндерашны законсыз рәвештә үстерүне ачыклау, аларны юк итү, наркотиклы үсемлекләрне үстерүчеләрне ачыклау һәм җавапка тарту. Шулай ук кыргый рәвештә үсүче наркотиклы үсемлекләрне табу һәм юк итү дә мөһим. Моның...
-
Якташыбыз – Чечен республикасында
"Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге хезмәткәре Сергей Баляев Чечен республикасында хезмәт командировкасында. Ул анда февраль аенда киткән иде. Якташыбыз Дагыстан чигендә хезмәт итә, җәмәгать урыннарында тынычлык һәм тәртип саклый. Алар лагерьда палаткаларда яшиләр. Сергей "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре һәм гаиләсе белән гел элемтәдә, телефоннан сөйләшеп торалар, интернет аша да аралашалар. "Көннәр...
-
Эш темпын көчәйтергә кирәк
Республиканың барлык районнарында да торак йортларда, мәктәпләрдә һәм фельдшер - акушерлык пунктларында капиталь ремонт эшләре бара. Тик, июнь уртасы җитүен исәпкә алганда, кайбер объектларда эш темпы канәгатьләнерлек түгел. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән чираттагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер - министры Илдар Халиков та торак йортлар ремонты буенча эш барышына...
-
Батырлар кемнәр?
Быелгы Сабантуйларда, авылларда, көрәштә менә кемнәр җиңүче - батыр калды: Чирмешәндә - Рәмил Бәдретдинов (Чирмешән авылыннан); Лашманда - Инсаф Гатин (лашман); Югары Кәминкәдә, яшьләр арасында - Камил Исмәгыйлов (Югары Кәминкә), өлкәннәр төркемендә - Роберт Мингатин (Керкәле); Бәркәтәдә - Фәнис Гафиев (Чирмешән); Иске Кадида - Айвар Билалов (Әлмәт); Түбән Кәминкәдә -...
-
Кисәткәнне көтмик
1 апрельдән 1 июньгә кадәр игълан ителгән санитар - экологик икеайлык төгәлләнде. Шушы чорда район территориясендәге торак пунктларны санитар чистарту буенча байтак эш башкарылды. Район үзәгендә һәм авылларда чисталык өмәләре оештырылды, зиратлар тәртипкә китерелде, агачлар утыртылды, кирәк урыннарда косметик ремонт үткәрелде. Бу чараларда район халкы актив катнашты. Соңгы вакытта авылларда...
-
Сыер асраучыларга – дәүләт ярдәме
ТР Министрлар кабинеты, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү, савым сыерларының санын киметмәү максатында, бер баш сыерга 680 сум исәбеннән субсидия бирү турында карар кабул итте. Бу субсидия быел дүрт тапкыр (май, июнь, июль, август айларында) акчалата биреләчәк. Сабан туена кадәр савым сыеры асраучы шәхси хуҗалыклар май, июнь айлары өчен акча алдылар...
-
450 килограмм күтәргән
Баһадирлар бар әле җир йөзендә. Җинаять эше материалларына караганда, 20 яшьлек чирмешәнле Ренат Сәүбанов та шундыйлардан. Ул комбайн двигателе урлаган өчен суд эскәмиясенә эләгә. Чирмешәндә полиция участок уполномоченные комбайн двигателе куелган автомобиль капотын "җиделе" жигули автомобиле белән тарттырып баручы бер төркем егетне туктата. Двигатель "Чирмешән агрохезмәтләре" ҖЧҖнеке булып чыга, ә...
-
Гармунчылар нәселеннән
Шентала районының Сәләй авылыннан Нина Митрофанова гармунчылар гаиләсендә туып үсә. Аның әтисе һәм ике абыйсы да (инде мәрхүмнәр) бик матур итеп гармунда уйнаган. Бәләкәй Нина да 6-7 класста укыганда ук үзлегеннән өйрәнеп гармун тарта башлый. Соңрак, педагогия училищесында укыганда, баянда уйнарга өйрәнә. -Бу шөгылем җаныма тынычлык бирә, гармун белән гаилә...
-
Чирмешәндә яшиселәре килә
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әмере буенча, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен бүлеп бирү, аларны ызанлау һәм рәсмиләштерү эше озакка сузылмаска, якын арада тәмамланырга тиеш. Бу юнәлештә районда да зур эш башкарыла, күп балалы гаиләләрдән район үзәгендә - 35, ә авылларда 42 гариза кабул ителгән. - Чирмешән авылында күп балалы гаиләләргә...
-
Фонтанда ... ботинка юган
Район үзәгендәге "Юбилейный" мәйданындагы фонтанга бер ай элек кенә ремонт үткәрелгән иде. Күптән түгел генә биредә 3 мең 700 сумлык су насосын һәм өч яктырткычны ватканнар. Гомумән, бу "һөҗүмнән" 9 мең 350 сумлык зыян килгән. Полиция хезмәткәрләре өч тәүлек дигәндә тәртип бозучыны ачыклаганнар да. Чирмешәндә яшәүче, 1965нче елда туган ир...
-
Давыл эзсез узмады
8 июнь көнне районда көчле җил - кыска вакытлы давылдан соң кайбер авылларда электр ут бирү өзелде, кайбер йортлар түбәсез калды, баганалар, агачлар ауды. Тукай, Иске Кади, Түбән Кәминкә, Кармыш, Әккәрәй, Светлогорск, Якты Тау, Девичья Поляна, Утыз Имән, Кызыл Чишмә, Нагорный авылларында, башка кайбер торак пунктларда агач төшеп, берничә багана...
-
Мотоцикл – уенчык түгел
Узган елны район территориясендә мотоциклчылар катнашында 3 юл - транспорт һәлакәте теркәлде. Агымдагы елның үткән биш аенда 2 авария булды. Җәйге каникуллар җитсә, мотоциклчылар катнашында аварияләр саны сизелерлек арта. Чөнки яшүсмер малайлар мотоциклга утырып "чабуны" уенга гына саныйлар. Әмма бу транспорт чарасында йөргәндә дә бик сак булырга кирәк. Гомумән, мотоцикл...
-
Хезмәтләре югары бәяләнде
2011 ел нәтиҗәләре буенча, Иске Кади урта мәктәбенең география укытучысы, туган як музее җитәкчесе Резеда Локмановага һәм район мәдәният йорты методисты Гөлфирә Локмановага Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге район премиясе бирелде. Гөлфирә Локманова мәдәният өлкәсендә 1975нче елдан, Алабуга мәдәният - агарту училищесын тәмамлаганнан бирле эшли. 1997нче елдан - район мәдәният йортында...