Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кисәткәнне көтмик

1 апрельдән 1 июньгә кадәр игълан ителгән санитар - экологик икеайлык төгәлләнде. Шушы чорда район территориясендәге торак пунктларны санитар чистарту буенча байтак эш башкарылды. Район үзәгендә һәм авылларда чисталык өмәләре оештырылды, зиратлар тәртипкә китерелде, агачлар утыртылды, кирәк урыннарда косметик ремонт үткәрелде. Бу чараларда район халкы актив катнашты. Соңгы вакытта авылларда...

1 апрельдән 1 июньгә кадәр игълан ителгән санитар - экологик икеайлык төгәлләнде.


Шушы чорда район территориясендәге торак пунктларны санитар чистарту буенча байтак эш башкарылды.

Район үзәгендә һәм авылларда чисталык өмәләре оештырылды, зиратлар тәртипкә китерелде, агачлар утыртылды, кирәк урыннарда косметик ремонт үткәрелде. Бу чараларда район халкы актив катнашты.

Соңгы вакытта авылларда да чисталыкка игътибар артты, бу мәсьәләдә уңай үзгәрешләр байтак.

Урамнарның күбесендә чисталык, тәртип артты. Әмма кайберәүләр чүп - чарны, төзелеш материалларын үз территорияләреннән чыгарып, су буйларына, тыкрыкларга түгәләр.

Авылларыбызда чисталык һәм тәртип булдыру санитар - экологик икеайлык белән генә чикләнми. Өмәләр дә дәвам итәчәк, йорт хуҗалары да үз территорияләрен ел дәвамында тәртиптә тотарга тиешләр.

Санитар чисталыкны тикшерүче комиссия дә кабат рейдларга чыгарга әзерләнә, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар штрафка тартылачак.

Ел башыннан бирле административ комиссия утырышларында төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 47 мең сумга - 42, җитештерү калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар - эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен 22 беркетмә каралды.

Людмила Николаева,
ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының көньяк - көнчыгыш территория идарәсенең әйдәп баручы белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән санитар – экологик икеайлык төгәлләнде