Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Урманда сак булыйк!

Җәйге корылык чорында хәтта бәләкәй генә ут чыганагы да зур янгынга сәбәпче булырга мөмкин. Янгын куркынычы зур булган сезонга "Чирмешән урманчылыгы" ДБУ махсус план эшләде. Бу чорда урманнарда коры үләннәр яндыруга юл куймау, минеральләштерелгән полосалар ясау, урманнарны чүп-чардан һәм коры үләннәрдән арындыру һәм башка эшләр үтәү каралды. "Чирмешән урманчылыгы" учреждениесе...

Җәйге корылык чорында хәтта бәләкәй генә ут чыганагы да зур янгынга сәбәпче булырга мөмкин.


Янгын куркынычы зур булган сезонга "Чирмешән урманчылыгы" ДБУ махсус план эшләде. Бу чорда урманнарда коры үләннәр яндыруга юл куймау, минеральләштерелгән полосалар ясау, урманнарны чүп-чардан һәм коры үләннәрдән арындыру һәм башка эшләр үтәү каралды.

"Чирмешән урманчылыгы" учреждениесе хезмәткәрләре кабат халыкка мөрәҗәгать итәләр: урманнарда ут белән эш итү кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк. Урманда тәмәке тартмаска, сүндерелмәгән тәмәкене һәм шырпыны ташламаска. Балаларга ут белән уйнарга юл куймыйк. Учакны күзәтүсез калдырмагыз. Урманда ут күрсәгез, аны сүндерергә тырышырга, бу мөмкин булмаса, түбәндәге номерлар буенча шалтыратырга кирәк: 2-53-68, 2-57-48 яки 01 (янгын часте).

Марс Рәхимҗанов,
"Чирмешән урманчылыгы" ДБУ җитәкчесе
урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән урманнарда янгын Җәйге корылык