Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гармунчылар нәселеннән

Шентала районының Сәләй авылыннан Нина Митрофанова гармунчылар гаиләсендә туып үсә. Аның әтисе һәм ике абыйсы да (инде мәрхүмнәр) бик матур итеп гармунда уйнаган. Бәләкәй Нина да 6-7 класста укыганда ук үзлегеннән өйрәнеп гармун тарта башлый. Соңрак, педагогия училищесында укыганда, баянда уйнарга өйрәнә. -Бу шөгылем җаныма тынычлык бирә, гармун белән гаилә...

Шентала районының Сәләй авылыннан Нина Митрофанова гармунчылар гаиләсендә туып үсә. Аның әтисе һәм ике абыйсы да (инде мәрхүмнәр) бик матур итеп гармунда уйнаган.


Бәләкәй Нина да 6-7 класста укыганда ук үзлегеннән өйрәнеп гармун тарта башлый. Соңрак, педагогия училищесында укыганда, баянда уйнарга өйрәнә.

-Бу шөгылем җаныма тынычлык бирә, гармун белән гаилә бәйрәмнәре дә бик күңелле үтә. Мәктәптә дә бу уен коралын кулыма еш алам, - ди башлангыч класслар укытучысы, күптән түгел Чирмешәндә "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәмендә катнашкан Нина Анисимовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме