Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Без иртә олыгайдык

Бөек Ватан сугышы башланганда мин 10 яшьлек бала идем. Сугышның беренче көннәреннән үк әтине яу кырына озаттык. Әтине Бөгелмә шәһәренә ат белән мин илттем. Аларны мунчага алып кереп киттеләр, тик кире чыккач аны күрә алмадым. Бу әтине соңгы күрүем булды. Озак та үтмичә әтинең "хәбәрсез югалды" дигән язуы килде. Әни...

Бөек Ватан сугышы башланганда мин 10 яшьлек бала идем. Сугышның беренче көннәреннән үк әтине яу кырына озаттык. Әтине Бөгелмә шәһәренә ат белән мин илттем. Аларны мунчага алып кереп киттеләр, тик кире чыккач аны күрә алмадым. Бу әтине соңгы күрүем булды. Озак та үтмичә әтинең "хәбәрсез югалды" дигән язуы килде. Әни өч бала белән тол калды. Иң олысы - мин, энемә - 7, сеңелемә 2 яшь иде. Менә шулай миңа бала килеш олыгаерга туры килде. Ат җигеп кырга, сабан сөрүчеләргә ашарга илтә идем, соңрак көлтә ташыдым. Кырда кунып эшләдек.

Хатын - кызга мал асрау авыр булса да, әни сыер белән сарыкларны бетермәде. Сөтле балтырган ашы безне ачлыктан алып калды.

Җиңү хәбәрен авыл советы бинасы янындагы радиодан ишеттек. Хәбәрнең дөреслегенә инанырга теләгәндәй, халык радио янына якынрак килергә тырыша. Дөрес, әтиебез исән булмаса да, бу хәбәр зур шатлык иде. Иптәш кызларымның да күбесенең әтиләре яу кырында ятып калды.
Әни әтине соңгы тапкыр исән килеш күрүче Карабаш кешесе янына барды. Ул әтинең ничек сугышка керүе турында сөйләгән.

Ирем дә Бөек Ватан сугышы ветераны иде, инде ул да мәрхүм. Мин алар өчен дә яшим кебек.

Савничей Шаповалова.
Чирмешән.


Редакциядән: Савничей Шаповалова өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында инде биш ел яши. Ул бирегә Әлмәт районының Сәрән авылыннан килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Савничей Шаповалова