Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

450 килограмм күтәргән

Баһадирлар бар әле җир йөзендә. Җинаять эше материалларына караганда, 20 яшьлек чирмешәнле Ренат Сәүбанов та шундыйлардан. Ул комбайн двигателе урлаган өчен суд эскәмиясенә эләгә. Чирмешәндә полиция участок уполномоченные комбайн двигателе куелган автомобиль капотын "җиделе" жигули автомобиле белән тарттырып баручы бер төркем егетне туктата. Двигатель "Чирмешән агрохезмәтләре" ҖЧҖнеке булып чыга, ә...

Баһадирлар бар әле җир йөзендә. Җинаять эше материалларына караганда, 20 яшьлек чирмешәнле Ренат Сәүбанов та шундыйлардан. Ул комбайн двигателе урлаган өчен суд эскәмиясенә эләгә.


Чирмешәндә полиция участок уполномоченные комбайн двигателе куелган автомобиль капотын "җиделе" жигули автомобиле белән тарттырып баручы бер төркем егетне туктата. Двигатель "Чирмешән агрохезмәтләре" ҖЧҖнеке булып чыга, ә егетләр аны металломга тапшырырга ниятләгәннәр икән.

Двигательне урлап чыгучы Ренат Сәүбановка карата җинаять эше дә кузгатыла. Ренат тикшерү вакытында "Дон - 1500А" двигателен ялгызы урлавы турында сөйли.

Ул "Чирмешән агрохезмәтләре" ҖЧҖ территориясенә үтеп керә һәм комбайнның двигателен сүтеп ала да, торба ярдәмендә алдан әзерләнгән капот өстенә төшерә.

Билгеле инде, егетнең 450 килограммлы тимер белән ялгызы гына эш итүенә берәү дә ышанмый. Техника белән эшләүчеләр дә комбайн двигателен бер кешенең генә сүтеп ала алмавы турында әйтәләр.

Тикшерү барышында СМД - 31 двигателен кеше ялгызы гына сүтеп ала аламы, дигән сорауга җавап табу максатыннан ике тапкыр тикшерү эксперименты үткәрелә. Ләкин ике очракта да Р.Сәүбанов, төрле сәбәпләр табып, бу эштән баш тарта.

Район суды гаеплене РФ ҖКның 158 маддәсе, 2 өлеше, "а" пункты буенча - бер төркем затның алдан килешеп урлашуы өчен гаепле дип таный. Ләкин январьда Р.Сәүбанов квартира да баса, шуңа аңа бер үк вакытта ике статья буенча җавап бирергә туры килә. Район суды Ренатны 2 ел да 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән комбайн двигателе урлаган