Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Мотоцикл – уенчык түгел

Узган елны район территориясендә мотоциклчылар катнашында 3 юл - транспорт һәлакәте теркәлде. Агымдагы елның үткән биш аенда 2 авария булды. Җәйге каникуллар җитсә, мотоциклчылар катнашында аварияләр саны сизелерлек арта. Чөнки яшүсмер малайлар мотоциклга утырып "чабуны" уенга гына саныйлар. Әмма бу транспорт чарасында йөргәндә дә бик сак булырга кирәк. Гомумән, мотоцикл...

Узган елны район территориясендә мотоциклчылар катнашында 3 юл - транспорт һәлакәте теркәлде. Агымдагы елның үткән биш аенда 2 авария булды.


Җәйге каникуллар җитсә, мотоциклчылар катнашында аварияләр саны сизелерлек арта. Чөнки яшүсмер малайлар мотоциклга утырып "чабуны" уенга гына саныйлар. Әмма бу транспорт чарасында йөргәндә дә бик сак булырга кирәк. Гомумән, мотоцикл белән 18 яшьтән, "А" категорияле йөртү таныклыгы белән генә идарә итәргә ярый. Мотошлем булуы да мәҗбүри. Скутерларда 16 яшьтән йөрергә ярый, бу очракта йөртү таныклыгы кирәкмәсә дә, шлемсыз йөрергә ярамый. Районда 500гә якын мотоцикл бар, шуларның 25кә якыны гына ел саен техник күзәтү үтеп, исәптә тора. Ә калганнарының күбесе рөхсәтсез йөриләр дигән сүз.

Күптән түгел без Иске Котыш, Иске Элмәле, Бәркәтә, Лагерка, Күтәмә авылларында рейдлар үткәрдек.

Нәтиҗәдә, теркәлмәгән, күзәтү узмаган берничә мотоцикл штраф стоянкасына куелды. Рейдларны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.

Бәла аяк астында гына. Бу турыда мотоциклларын балаларына, оныкларына ышандырган өлкәннәр һәм руль артына утырган яшүсмерләр дә онытмасыннар иде.

Рәмис Шәкүров,
ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән мотоциклчылар катнашында аварияләр