Якташыбыз – Чечен республикасында
"Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге хезмәткәре Сергей Баляев Чечен республикасында хезмәт командировкасында. Ул анда февраль аенда киткән иде. Якташыбыз Дагыстан чигендә хезмәт итә, җәмәгать урыннарында тынычлык һәм тәртип саклый. Алар лагерьда палаткаларда яшиләр. Сергей "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре һәм гаиләсе белән гел элемтәдә, телефоннан сөйләшеп торалар, интернет аша да аралашалар. "Көннәр...
"Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге хезмәткәре Сергей Баляев Чечен республикасында хезмәт командировкасында. Ул анда февраль аенда киткән иде.
Якташыбыз Дагыстан чигендә хезмәт итә, җәмәгать урыннарында тынычлык һәм тәртип саклый. Алар лагерьда палаткаларда яшиләр.
Сергей "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре һәм гаиләсе белән гел элемтәдә, телефоннан сөйләшеп торалар, интернет аша да аралашалар.
"Көннәр кызу, яшәү шартлары яхшы, чик буенда тыныч", дигән ул шушы көннәрдә хезмәттәшләренә шалтыратып. Күптән түгел ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләре Чечен республикасына барганнар, моннан файдаланып, хезмәттәшләре һәм гаиләсе Сергейга күчтәнәчләр - посылка җибәргәннәр.
Сергей Баляевның хезмәт командировкасы август аенда тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев