Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Давыл эзсез узмады

8 июнь көнне районда көчле җил - кыска вакытлы давылдан соң кайбер авылларда электр ут бирү өзелде, кайбер йортлар түбәсез калды, баганалар, агачлар ауды. Тукай, Иске Кади, Түбән Кәминкә, Кармыш, Әккәрәй, Светлогорск, Якты Тау, Девичья Поляна, Утыз Имән, Кызыл Чишмә, Нагорный авылларында, башка кайбер торак пунктларда агач төшеп, берничә багана...

8 июнь көнне районда көчле җил - кыска вакытлы давылдан соң кайбер авылларда электр ут бирү өзелде, кайбер йортлар түбәсез калды, баганалар, агачлар ауды.


Тукай, Иске Кади, Түбән Кәминкә, Кармыш, Әккәрәй, Светлогорск, Якты Тау, Девичья Поляна, Утыз Имән, Кызыл Чишмә, Нагорный авылларында, башка кайбер торак пунктларда агач төшеп, берничә багана ауган, чыбыклар өзелгән, электр уты сүнгән.

Яңа Элмәледә дә давылдан шактый кеше зыян күргән. Җил йортларның түбәләреннән шиферны, профнастилны алып ташлаган, агачлар ауган. Электр челтәрләре җитәкчесе Рәмил Кәримов әйтүенчә, электр уты бирү өзелгән урыннарда бригадалар төзәтү эшләрен төгәлләп тә бетерәләр.

Район үзәгендә дә җил берничә хуҗалыкта өйләрнең түбәләренә зыян салган. Ә Амур ягындагы "Чирмешән" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе, гомумән, яртылаш диярлек түбәсез калган. Бу тирәдән дистәләп йортка газ килү тукталган. Биредә газ хезмәте ашыгыч чаралар күреп, газүткәргеч линияне бик тиз сафка бастырды.

Түбәдән алып ташланган калай, борыс, такта ише әйберләрне, торак - коммуналь хуҗалык, спорт мәктәбе, боз сарае коллективлары һәм башка кайбер оешмалар көче белән җыештырып та куйдылар, инде түбәне ясыйсы калды.

-Әлеге давыл, якынча исәпләүләр буенча 1 миллион сум тирәсе материаль зыян салды, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Наил Сабиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән көчле җил – кыска вакытлы давыл