Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Хезмәтләре югары бәяләнде

2011 ел нәтиҗәләре буенча, Иске Кади урта мәктәбенең география укытучысы, туган як музее җитәкчесе Резеда Локмановага һәм район мәдәният йорты методисты Гөлфирә Локмановага Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге район премиясе бирелде. Гөлфирә Локманова мәдәният өлкәсендә 1975нче елдан, Алабуга мәдәният - агарту училищесын тәмамлаганнан бирле эшли. 1997нче елдан - район мәдәният йортында...

2011 ел нәтиҗәләре буенча, Иске Кади урта мәктәбенең география укытучысы, туган як музее җитәкчесе Резеда Локмановага һәм район мәдәният йорты методисты Гөлфирә Локмановага Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге район премиясе бирелде.


Гөлфирә Локманова мәдәният өлкәсендә 1975нче елдан, Алабуга мәдәният - агарту училищесын тәмамлаганнан бирле эшли. 1997нче елдан - район мәдәният йортында әйдәп баручы методист. Ул 15 елдан артык район мәдәният йорты каршында оешкан "Умырзая" ансамблен һәм озак еллар балалар курчак театрын җитәкли. "Сөмбелә", "Нәүрүз", "Карга боткасы", "Каз өмәсе", "Чишмә бәйрәме" һәм башка мәдәни чаралар, конкурслар, фестивальләр үткәрүдә, оештыруда ярдәм күрсәтә, аларда үзе дә актив катнаша.

"Бу премия минем өчен көтелмәгән зур бүләк булды. Эшемне шулай бәяләгәннәре өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәтемне җиткерәм", - ди Гөлфирә Зәкиҗан кызы.

Резеда Локманова Казан дәүләт университетын тәмамлый, 1991нче елда туган авылына, үзе укыган мәктәпкә кайта һәм 27 ел шунда эшли. 2003нче елдан Резеда Якуп кызы мәктәпнең туган якны өйрәнү музеен җитәкли. Укучылар белән бергәләп сугыш һәм хезмәт ветераннары, төрле һөнәр ияләре, читтә яшәүче күренекле якташлары турында материаллар туплый, очрашулар, кичәләр, викториналар оештыра. "Дөресен әйткәндә, мин Чирмешәнгә, дүшәмбе көнне район Советы планеркасына килгәч кенә нинди бүләккә лаек булуымны белдем һәм горурлык хисе кичердем. билгеле, бик сөендем. Хезмәтемне шулай бәяләгәннәре өчен җитәкчеләргә рәхмәт", - ди Резеда Локманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге район премия ияләре