Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Фонтанда ... ботинка юган

Район үзәгендәге "Юбилейный" мәйданындагы фонтанга бер ай элек кенә ремонт үткәрелгән иде. Күптән түгел генә биредә 3 мең 700 сумлык су насосын һәм өч яктырткычны ватканнар. Гомумән, бу "һөҗүмнән" 9 мең 350 сумлык зыян килгән. Полиция хезмәткәрләре өч тәүлек дигәндә тәртип бозучыны ачыклаганнар да. Чирмешәндә яшәүче, 1965нче елда туган ир...

Район үзәгендәге "Юбилейный" мәйданындагы фонтанга бер ай элек кенә ремонт үткәрелгән иде. Күптән түгел генә биредә 3 мең 700 сумлык су насосын һәм өч яктырткычны ватканнар.


Гомумән, бу "һөҗүмнән" 9 мең 350 сумлык зыян килгән.

Полиция хезмәткәрләре өч тәүлек дигәндә тәртип бозучыны ачыклаганнар да. Чирмешәндә яшәүче, 1965нче елда туган ир - ат үз гаебен таныган. Ул исерек килеш фонтанга кереп, аяк киемнәрен юмакчы булган...

Хәзер инде чисталыкка битараф булмаучы бу тәртипсез кешегә китергән зыянны үз кесәсеннән капларга һәм штраф та түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән тәртипсезлек “Юбилейный” мәйданындагы фонтанда