Чирмешән тег белән яңалыклар
-
Чирмешән юлларында яктырткыч кайтаручы элементлы киемнәр киеп йөрегез
Биектау районында "Рено" автомобилен йөртүче төнлә юлдан баручы җәяүлене бәрдергән. 60 яшьлек ир-ат шунда ук җан бирә, аның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган, дип язалар. Шуңа охшаш аяныч хәлләр безнең район юлларында да булгалады. Ә республикада быелның 7 аенда торак пунктлар читендәге юлларда, караңгы вакытта җәяүлеләр белән бәйле 33 юл-транспорт...
-
Яңа Элмәледә Портновларның яшь бозаулары да чөгендер ашап көрәя
Аларның бакчалары да шәт гектар зурлыктадыр, анда рәт-рәт, шактый зурайган чөгендер, сабаклары әле һаман ямь-яшел бәрәңге, куе булып күпьеллык үләннәр дә үсә. Умарта кортлары өчен аерым участок бүленгән. Яңа Элмәледә яшәүче Портновларның озын, нык, биек абзарлары да әллә кайдан күренеп тора. Тезмәләрен печән белән тутырганнар, абзар артында да рулоннар дистәләп....
-
Чирмешән районы депутатлары угрыларга каршы көрәшне көчәйтергә килештеләр
Район Советының өченче чакырылыш егерме бишенче утырышында депутатлар әллә никадәр - җинаятьчелектән тотынып, гореф-гадәтләрне саклауга кадәр булган мәсьәләләр карады. Җинаятьчеләр йокламый Әүвәл депутатлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаевның елның узган алты ае буенча райондагы оператив хәл турындагы чыгышын тыңладылар. Бу чорда 135 җинаять теркәлгән, ягъни узган...
-
Искеүтәмешлеләр Чатыр тауга менде
Төрки халыкларның Азнакай районында узган "Чатыр тауда җыен" иҗат фестивалендә Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортының "Хыял" фольклор ансамбле чыгыш ясап кайтты. Искеүтәмешлеләр анда "Әй, дубыр-дубая" дип аталган музыкаль композиция тәкъдим иткән. Оештыручылар безнең артистларны Диплом белән бүләкләгән.
-
Чирмешәндәге ярминкәдә корбанга сарыклар саттылар
Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә 5-8 мең сумга - корбанга сарыклар да саттылар. Алучы тиз табылды. Ярминкәдә 1500 сумга тере казлар, килосы 300 сумга яңа суелган ит, яшь бозаулар, шулай ук үрдәк, чебешләр, яшелчә дә бар иде. -Монда килеп, көрпәгә, катнашазыкка, онга да заказ бирдем әле, - ди Югары Чегодайдан...
-
"ЧИРМЕШӘНАГРО"да һәр гектардан 53 центнер уңыш җыялар
Сишәмбе көнгә район хуҗалыкларында 4493 гектар мәйданнан (тиешленең 12 процентыннан) игеннәр суктырып алынган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, "БИО АГРО" җәмгыятендә бу күрсәткеч - 675 гектар (тиешленең 28 проценты), Сөлчә"дә - 305 (21 процент), "ЧИРМЕШӘНАГРО"-да - 510 (17 процент), "Күтәмә АГРОфирмасы"нда - 420 ( тиешленең 18...
-
Бэхзат Акташ Төркиядә Түбән Кәминкәдәге, Кармыштагы һәм башка кардәшләрен юксынып яши
Аның кардәшләре кайда гына яшәми: Казанда, Самарада, Ташкентта, Әндижанда, Мәскәүдә, Кармышта, Түбән Кәминкәдә... Нишләп читкә киткәннәренең сәбәбен ачыклауны дәвам итә Бэхзат. Бәхет эзләпме, ачлыктанмы ерак юлга чыкканнар, әллә моңа туган җирдә кыерсытулар, эзәрлекләүләр, хокуксызлык этәргәнме?.. Төркиядә яшәүче якташыбыз дисәк тә була - Бэхзат Акташ менә шушы сорауларга җавап эзли, нәсел-нәсәбен...
-
Андреевка клубы өлгерә
Бу авылда 50 урынлы тамаша заллы яңа мәдәният йорты, шәт, тиздән ачылыр да. Бинаның эчке эшләре инде тәмаланып килә, хәзер клубның тирә-ягын төзекләндерү мәшәкатьләре башланды. Сүз уңаеннан, бүген Андреевкада 30 йорт исәпләнә, 48 кеше яши. Авылда мәктәп яшендә - ике, мәктәпкәчә яшьтә дүрт бала үсә.
-
Күрше шәһәрдә 15 яшьлек кызны үз-үзенә кул салырга мәҗбүр иткәннәр
Бәхеткә, ул исән-сау. Әлмәттә 15 яшьлек кыз «Вконтакте»дагы «Синий кит» үлем төркеме кушуы буенча үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә килеп җиткән. Бер атна элек кыз әлеге үлем төркеменә теркәлә һәм администраторлардан заданиеләр ала. Ә берничә көннән «Вконтакте»дагы шәхси битенә үз-үзенә ясаган җәрәхәтләренең фотоларын урнаштыра. Ярый әле яралар үлемгә китерми. Моны күреп...
-
Әккәрәй авылы кешесе - үз авылының патриоты
Хезмәт ветераны Владимир Пантелеевич Трофимовны районда күпләр белә. Ул күп еллар Фрунзе исемендәге колхоз рәисе һәм районның җир хезмәте җитәкчесе булып эшләде. Әтисе Пантелей Иванович сугышның башыннан алып 1945 елгы япон кампаниясенә чаклы үткән фронтавик, өлкән лейтенант. Сугыштан трофей - немец мотоциклы алып кайта. Башта ветврач булып эшли, аннан колхоз...
-
Яңа Котышта трактор янган
Яңа Котыш авылы янындагы кырда К-700 тракторы янган. Бу хакта янгын сүндерүчеләргә кичә иртәнге якта хәбәр иткәннәр. -Тракторчысы сөйләве буенча, җир эшкәрткән вакытта трактор кабинасы астыннан әүвәл пар, аннан ут чыга. Бермәл югалып калса да, ул олы юлга чыгып, узып баручылар ярдәме белән, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Янгын сүндерүчеләр Ульяновкадан килеп...
-
Иске Үтәмештә яшәүче ана кеше балаларына юньле тәрбия бирми
Әни кеше баласының өстенә ябып, йоклатып, бармак очларында гына үз урынына барып ятасы урында, кайбер гаиләләрдә балалар тыныч кына әти-әниләренең йокыга киткәнен көтә һәм өстәлдә калган "яшел еланны" яшерә икән. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышында шундый сүзләр дә ишетергә туры килә. Мондый гаиләдә үскән балаларның...
-
Яшәүчегә Зөхрә Шәрифуллина килгән (ФОТОРЕПОРТАЖ -1нче өлеше)
-
Чирмешәндә спиртлы эчемлекләр сатуда закон бозучыларны ачыклыйлар
Алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр әйләнешендә закон бозуларны ачыклау максатында, район территориясендә уздырылган рейдлар барышында, агымдагы елның алты аенда, 7 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Соңгысы июнь ахырында гына була. Алкогольле эчемлекләр сату чикләнгән вакытта сыра сатып җибәргән бәркәтәле - шәхси эшмәкәргә карата беркетмә төзелгән, бу эш буенча тикшерү бара. Май аенда...
-
Чирмешәнлеләр бәрәңге кортына каршы көрәш башлады
Яңгырлар комачаулады, күрәмсең, колорадо коңгызлары бәрәңге бакчаларына быел гадәттәгедән соңрак һөҗүм иттеләр. Хәзер корткычлар тәмам азды, "кызарды" бакчалар. Халык бу арада шулар белән көрәшеп мәш килә, һәркем үзенчә. Галина Хазбулатова (Чирмешән авылы): -Безнең бакчабыз зур түгел, 4 сутый гына. Шуның өчен кортларны җыям гына, һәр көнне бакчага яртышар сәгатькә чыгып...